Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район үзәк хастаханәсе гадәти режимга күчте

Биектау районында ковидлы пациентлар өчен ачылган госпиталь ябылды. Үзәк хастаханә гадәти эш режимына күчте. Мондый карар пандемия кимү сәбәпле кабул итеде.

Биналарны тулысынча дезинфекцияләгәннән соң, 15 нче февральдән барлык белгечләр дә хастаханәгә килүчеләрне гадәти режимда кабул итә башладылар. Инде берничә операция ясалган да, шулай ук стационар да ачылган. Дәваланучылар өчен бу шатлыклы хәбәр, чөнки хәзер шәһәргә бару зарурлыгы юк, Биектауда да дәваланырга була.

- Табиб янына кабул итүгә эләгүем бик яхшы булды әле, хәзер беркая да барырга кирәкми, үз хастаханәмә мөрәҗәгать иттем, - дип шатлануын белдерде Светлана Борисова.

COVID-19 белән авыручылар саны гыйнвар аенда ук кими башлады. Хәзер бирегә килүчеләр дәваланып чыгучыларга караганда күпкә азрак. Мәсәлән, ел башыннан Биектау госпитале аша 150 кеше узган, моннан алдагы чорда 1,5 меңнән артык кеше тәшкил иткән иде. Мондый хәл барлык ковидлы госпитальләрдә дә күзәтелә.

- Хәзер авыру йоктыручылар саны бөтен җирдә дә диярлек кими бара, шуңа күрә 1500гә якын резерв койкаларын кыскарту һәм аларны штаттагы эш режимына кайтару турында карар кабул ителде, - дип билгеләп үтте Биектау үзәк хастаханәсе баш табибының медицина мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Сидуков.

Реклама

Госпиталь пациентларны үзәк округтан кабул итте, болар - Казан, Яшел Үзән,Лаеш, Арча, Саба, Балтач районнары, шулай ук Питрәч, Балык Бистәсе һәм Казанның якын-тирә районнары. Азат Алексеевич сүзләренә караганда, хәзер инде вирус таралуны туктатучы кешеләр катламын булдыручы коллектив иммунитет формалаштырыла. Тик әле бу вирус җиңелгән дигән сүз түгел.

- Чирләүчеләр барысы да махсуслаштырылган учреждениеләрдә йогышлы авырулар хастаханәсендә сакланган резерв-койка урыннарында дәваланырга тиеш. Анда стационар дәвалануга мохтаҗ кешеләрне дәвалаячаклар. Стационарда дәвалануга мохтаҗ булмаган кеше өйдә дәвалана алачак, - дип дәвам итте сүзен Биектау район үзәк хастаханәсенең медицина мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

Бүгенге көндә коронавирусны амбулатор дәвалауның барлык алгоритмнары һәм принциплары билгеле, шуңа күрә күпчелек кешеләрнең авыру тотрыклы рәвештә уза. Тик шәхси саклану чаралары һәм гомумән сакланырга кирәклек турында гына онытмаска кирәк. Авырулар санының бик нык кимүенә бары тик бергәләп һәм уртак тырышлык белән генә ирешергә мөмкин.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X