Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район Сабан туенда бик күңелле булачак

12 нче июньдә “Казан арты” паркында район Сабан туе узачак. Биектаулылар әлегә бәйрәм алдыннан була торган күтәренкелек белән яшиләр, ә мәдәният хезмәткәрләре көн саен репетицияләр уздыралар. Һәркем дә районга эстрада йолдызларының кайсылары килер икән һәм бәйрәм программасында ниләр күздә тотылган икән, дип кызыксына.

Кыр эшләре тәмамланганнан соң ел да уздырыла торган бәйрәм алдыннан репетицияләр даими үткәрелә һәм киеренкелек кимеми. Сценарийда күздә тотылганча, башта республикада яшәүче халыкларның милли киемнәрен кигән артистлар чыгыш ясаячак. Монысы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Районның иҗат коллективларына Татарстан Республикасының халык артисты Таһир Латифуллин җитәкчелек итә. Аның күрсәтмәләре буенча бер үк вакытта төрле яшьтәге дүрт йөзгә якын артист эшли.

- Таһир Латифуллин белән эшләве уңайлы. Без аның белән тугызынчы ел эшлибез инде. Ул һәрвакытта да безгә видео җибәрә, балалар залда блокларны аерым-аерым өйрәнәләр, аннары зур мәйданда репетиция ясаганда без аларны бергә тоташтырабыз, - дип сөйләде “Везунчик” бию театры җитәкчесе Альбина Нурбәкова.

Традиция буенча көрәшчеләр дә бил алышачак. Сабан туе ачылышы тантанасыннан соң футбол кырын көрәшчеләр карамагына тапшырачаклар. Болардан тыш, район кешеләре һәм килгән кунаклар ат чабышын күзәтә, иң тәмле милли ризыклар белән сыйлана алачаклар. Бәйрәмнең төп бизәге татар эстрадасы йолдызлары чыгышы булачак. Сабан туе өчен махсус берьюлы ике сәхнә ясалачак. Аларның берсе җирле артистларга биреләчәк, ә икенчесендә башкала кунаклары чыгыш ясаячак.

- Бөтен серләрне ачып саласы килмәгән иде. Сабан туена кадәр бераз серлелек саклансын инде, биек-таулылар һәм кунаклар, бәйрәмгә килеп, рәхәтләнеп, иркенләп ял итсеннәр. Бу көнне “Казан арты” паркына килүчеләр алар игътибарына тәкъдим ителгән чыгышларны һәм бәйгеләрне күңелләрендә бик озак сакларлар, дип өметләнәбез, - диде Биектау районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Ә без шулай да бер серне ачарга булдык әле. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, бәйрәмне яшьләрнең яраткан артисты Элвин Грей тәмамлаячак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев