Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район прокуратурасы гражданнарның законлы мәнфәгатьләре сагында

Россия Федерациясе Президентының 1995 ел 29 декабрь Указы нигезендә гамәлгә кертелгән Прокуратура хезмәткәрләре көне ел саен 12 нче гыйнварда билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без Биектау районы прокуроры, юстиция советнигы Илнур Ибраһимов белән очраштык һәм гражданнарның хокукларын яклауда, законнарның үтәлешен күзәтүдә ирешкән уңышлар белән кызыксындык.

- Илнур Габделхәевич, Россия Федерациясе Прокуратурасына 299 ел тулды. Хәзерге вакытта прокуратура иң куәтле хокук саклау потенциалына ия булган нигездә бердәнбер дәүләт органы булып тора. Безнең район прокуратурасы эшенең төп юнәлешләре нинди, Биектау районында законлылыкны тәэмин итү өчен ниләр эшләнә?

- Прокуратура хезмәткәрләре көне рәсми рәвештә 12 нче гыйнвар көнне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1995 ел 29 декабрь Указы нигезендә гамәлгә кертелде.

Чынлап та, өч йөз ел диярлек әлеге хокукый институт гражданнарны һәм җәмгыятьне гаделсезлектән һәм законсызлыктан саклап, илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген саклап, дәүләтнең мөһим терәге булып тора.

Уз г а н е л д ә в а м ы н д а р а й о н прокуратурасының шәхси составы иҗтимагый тормышның барлык тармакларында законлылыкны ныгыту өчен көннең көнендә зур тырышлык куйды. Узган ел район прокуратурасы закон бозуның 571 очрагын ачыклады, аларны бетерү өчен судка 74 дәгъва гаризасы җибәрелде, административ хокук тәртибе бозулар турында 22 эш кузгатылды, тәртип бозуларны бетерү турында 248 тәкъдим (представление) кертелде, законсыз 92 хокукый актка карата протест белдерелде, прокурор тикшерүе материаллары буенча, коррупциягә кагылышлыларын да кертеп, 6 җинаять эше кузгатылды.

Безнең эшчәнлектә һәрвакыттагыча төп юнәлешне законсызлык һәм башбаштаклыктан гражданнарның хокукларын яклау тәшкил итә. Хезмәт, сәламәтлек саклау һәм мәгариф турындагы законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча зур эшләр башкарылды. Гражданнарның социаль мәсьәләләрдә якланмаган категорияләренә: балигъ булмаганнарга, пенсионерларга, ветераннарга ярдәм итүгә аеруча зур игътибар бирелде. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьтән файдалану мәсьәләләре прокуратура хезмәткәрләренең даими контролендә булды. Торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, җирдән файдалануга зур игътибар бирелде.

Мөрәҗәгатьләрне карау һәрвакытта да эшчәнлектә мөһим юнәлеш булды һәм шулай булып кала да. Узган елда район прокуратурасы тарафыннан 1092 мөрәҗәгать каралды. Район прокуратурасының оператив хезмәткәрләре эшчәнлеге гражданнарның хокукларын торгызуга һәм гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр хәбәр иткән закон бозуларны бетерүгә юнәлтелгән. Гражданнарны район прокуроры шәхсән үзе кабул итә.

Хезмәт хакы буенча бурычлары булган барлык предприятиеләрдә тикшерүләр уздырдык. Прокуратура ярдәмендә предприятиеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хокуклары торгызылды, аларга хезмәт хакы буенча 54 млн сумнан артык бурыч түләнде.

Элеккечә үк алдан (предварительный) тикшерү органнарының процессуаль эшчәнлегенә, шул исәптән җинаятьләр турындагы хәбәрләрне кабул итеп алу, теркәү һәм хәл итүдә, җинаять эше алып баруның (судопроизводство) судка кадәрге стадияләрендә тиешле срокларны үтәү турындагы закон таләпләрен үтәүдә, җинаять эше алып баруда гражданнарның Конституциядә күздә тотылган хокукларын үтәүдә прокурор күзәтүен камилләштерү мәсьәләләре көн үзәгендә булды. Район прокуратурасы узган ел җинаять эше кузгатудан баш тарту турындагы нигезләнмәгән 219 карарны кире какты. Алдан тикшерү органына өстәмә тикшерү уздыру өчен 9 җинаять эше кире кайтарылды.

Җинаять эшләре буенча судларда дәүләт гаепләвен яклау прокурорлык эшчәнлегенең мөһим бурычы булып тора. Прокурорларның суд процессларында катнашуы гадел суд карарлары чыгарырга ярдәм итте. Узган ел район прокуратурасы хезмәткәрләре 234 җинаять эшен караганда дәүләт гаепләвен якладылар. Прокуратура хезмәткәрләре судта 114 гражданлык эше каралганда катнаштылар.

- Илнур Габделхәевич, Сез район прокуратурасы тарафыннан каралган мөрәҗәгатьләрнең күп булуын билгеләп үттегез. Прокуратурага шикаять бирү өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк?

- Прокуратура органна - р ы н а м ө р ә җ ә г а т ь и т к ә н д ә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законның гомуми таләпләре үтәлә: адрес, гариза бирүченең реквизитлары, мөрәҗәгатьнең асылы (хокук бозу турындагы мәгълүмат) күрсәтелә һәм мөрәҗәгать итүченең имзасы к уела. Пр ок ур атур ада мөрәҗәгатьләрне карау срогы, дәүләт властеның башка органнарында, җирле үзидарә органнарындагы кебек, 30 көн тәшкил итә.

- Хезмәт хакын үз вакытында түләмәү күпләрне борчый. Сез прокуратура катнашында район предприятиеләрендә эшләүчеләргә хезмәт хакы буенча 54 млн сум бурыч түләттерелде, дип әйтеп киттегез. “Эссен” кибетләрен ябуга кагылышлы вазгыять Биектауга да кагылды. Нәкъ менә безнең районда яшәүчеләр үз хокукларын яклый алдылар. Прокуратура моңа ничек ирешә алды? Нинди чаралар күрелде?

- 2019 нчы елның ноябрь аенда ук мин хезмәткәрләрне эштән чыгарганда хезмәт бирүче тарафыннан хезмәт законы таләпләре бозылу турындагы гариза белән мөрәҗәгать итүчене - «Оптовик» хезмәткәрен кабул иткән идем. Шуннан соң мин “Эссен Экспресс” кибете хезмәткәрләре белән очрашу оештырдым, штат кыскару сәбәпле хезмәткәрләрне эштән җибәргәндә хезмәт законнары положениеләре аңлатылды. Очрашу нәтиҗәсе буенча хезмәткәрләрдән язма мөрәҗәгатьләр алынды.

- “Оптовик”та хезмәт законы таләпләренең үтәлешен тикшергәндә “Эссен Экспресс” кибете ябылу белән барлык хезмәткәрләрнең эштән җибәрелүе ачыкланды. Әмма штат кыскару сәбәпле эштән җибәрелү турында оешма хезмәткәрләрен җибәрелгәнгә кадәр ике ай алдан аерым-аерым да, имзалар алып та кисәтмәгәннәр. Киткәндә бирелә торган пособие, айлык уртача хезмәт хакы хезмәткәрләргә түләнмәгән.

Район прокуратурасы уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча “Эссен Экспресс” кибетенең 11 хезмәткәренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап, Биектау районы судына эштән җибәрүләрне законсыз дип тану һәм эшкә кайтару турында дәгъва гаризасы юлланды.

Татарстан Республикасының Биектау район суды карар ы н и г е з е н д ә п р о к у р о р дәгъвасы канәгатьләндерелде. Хезмәткәрләрне эштән җибәрү з а к о н с ы з д и п т а н ы л д ы , якларның килешүе буенча хезмәт килешүләрен юкка чыгару турындагы килешүләр дөрес түгел дип танылды, хезмәткәрләр эшләренә кире кайтарылды.

- Соңгы вакытта прокуратура эшендә нинди дә булса үзгәрешләр бармы?

- Бүгенге көндә район прокуратурасы, заман белән бергә атлап, нигездә тулысынча цифрлы форматка күчте һәм аның төп күрсәткече безнең хокук саклау бурычыбызның нәтиҗәлелеге артуда чагылачак.

- Район пррокуратурасы халык белән ничек эшли?

- Биектау районы прокуратурасы җәмәгатьчелек өчен һәрвакытта да ачык булды һәм шулай булып кала да. Прокурор эшчәнлегенең мөһим нәтиҗәләре массакүләм мәгълүмат чараларында күп яктыртыла. Прокурорлар катнашуын таләп итүче закон бозу очракларын ачыклау өчен массакүләм-мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр даими тикшерелеп, күзәтелеп тора һәм бу эш уңышлы тормышка ашырыла.

Район прокуратурасы халык арасында хокукый аң-белем тарату һәм законнарны аңлату эшен актив алып бара. Власть органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан гражданнар кабул ителгәндә аларда прокуратура хезмәткәрләре катнашмый калмый.

Безнең эштә өстенлекле юнәлеш гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау. Чөнки аеруча зур игътибар таләп итә торган урыннарны ачыкларга нәкъ менә алар мөмкинлек бирә. Россиянең Генераль прокуроры да һәм Татарстан Республикасы прокуроры да безгә шундый юнәлеш бирә.

- Әңгәмәбез азагында Сезгә рәхмәт әйтәсе һәм бөтен коллективыгызны һөнәри бәйрәмегез белән котлыйсы килә.

О ч р а к т а н ф а й д а л а н ы п , хезмәттәшләремне Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән котлыйм, уңышлы эшләүләре, югары һөнәри осталыклары һәм эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерәм. Район прокуратурасының бүгенге көндә нинди булуында, һичшиксез, аның хезмәткәрләренең өлеше зур, бу - командада эшләү, һөнәри осталык, принципиальлек һәм тырышлык нәтиҗәсе.

Биектау районы прокуратурасын үстерүгә лаеклы өлеш керткән, гомерләренең күп елларын безнең уртак эшебезгә багышлаган прокуратура органнары ветераннарына аеруча зур рәхмәт һәм хөрмәт. Алар нигез салган традицияләр һәм прокуратура хезмәткәрләренең яшь буынын тәрбияләүдә катнашулары, законга һәм хезмәтләренә тугры булып эшләүләре ихтирамга лаек. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия, рухи ныклык телим.

Прокуратура җирле үзидарә органнары, Биектау муниципаль районы Башлыгының ярдәмен тоеп эшли һәм моны югары бәяли. Бергә хезмәттәшлек итүче суд һәм хокук саклау органнарында эшләүчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без прокуратура органнарына йөкләнгән бурычларны, биредәге иң яхшы традицияләрне дәвам итеп һәм арттыра барып, намус белән җиренә җиткереп башкара алдык.

- Илнур Габделхәевич, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәне Елена МАРТЫНОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев