Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район мәктәпләрен тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар

Мәктәп тәмамлаучылар өчен бик кызу чор башланды. Июль башыннан алар Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар.

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның иң кызган чагы, ә мәктәп каршында чыгарылыш сыйныф укучылары элеккеге кебек күп түгел. Моннан алдагы елларда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен бер көндә 400дән артык кеше җыела иде. Быел, тугызынчы сыйныфларга дәүләт имтиханнарын тапшырырга кирәк булмаганлыктан, чыгарылыш сыйныф укучылары саны да күпкә кимрәк. Әле унберенче сыйныфлардан да Бердәм дәүләт имтиханнарын белем алуны югары уку йортларында дәвам итәргә теләүчеләр генә тапшыра. Андыйлар 100дән беразга гына күбрәк. Шуларның 27се урта махсус белем алырга дигән карарга килгән, ә урта уку йортларына керү өчен БДИ тапшырырга кирәкми.

- Мәктәп тәмамлаучылар бишенче көн инде Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар. Бүген 16 кеше химиядән һәм 57 кеше җәмгыять белеменнән тапшыра, - диде Биектау районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов.

Бүгенге көнгә әдәбият, информатика, география, рус теле, математика (профильле), җәмгыять белеме һәм химия буенча имтиханнар узган инде. Иң зур сан рус теле буенча тестларда күренә. Әлеге фәннән 106 укучы имтихан тапшырган. Шулардан 2 кеше мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылардан. Моннан соңгы имтиханнар чит телләр һәм биология булачак. Бу фәннәр буенча имтиханнар 20 нче июльдә узды.

Быелгы имтиханнарның узган елгыларыннан аерымлыгы аларның соңрак үткәрелүендә генә түгел. Аларга әзерләнү дә яңача булды. Мәктәп тәмамлаучыларга консультацияләр онлайн режимда узды.

- Болай әзерләнгәндә буш вакыт күбрәк. Мин, гомумән, онлайн курсларда әзерләндем һәм шуңа күрә минем өчен бу бернинди кыенлыклар да тудырмады, - диде Әдилә Галиева. Безнең районда барлык имтиханнар да Биектау авылындагы 3 нче мәктәптә уза. Анда барлык саклык чаралары да күрелгән. Бүлмәләргә дезинфекция уздыралар, җыештыралар, җилләтәләр. Имтихан тапшырулар кабинетка кадәр битлек һәм перчатка киеп киләләр, ә имтихан тапшырганда саласылары килсә, салалар. Уку йортына кергәнче һәр кешенең температурасын тикшерәләр һәм бары шуннан соң гына паспортын күрсәтүен сорыйлар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев