Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район халкы Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплап тавыш бирде

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлаулар 25 июньдә үк старт алган иде инде. Шул вакыт эчендә Биектау районында барлыгы 47 сайлау участогы эшләде.

Сайлауларга ике көн кала районга эш визиты белəн Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстəм Заһидуллин һəм Татарстан Дəүлəт Советы депутаты Камил Садыйков килде. Алар Биектау район Советының 52 нче сессиясе эшендə катнашты. Сессия тəмамланганнан соң Рөстəм Заһидуллин һəм Камил Садыйков район сайлау участокларының сайлауга əзерлеге белəн танышты. Аерым алганда, алар коронавирус инфекциясе таралу белəн бəйле саклану чараларына игътибар итте.

Билгеле булганча, 25 июньнəн алдан сайлап кую мөмкинлеге бирелде. Ə 1 июльдə район халкының күп өлеше Россия Конституциясенə төзəтмəлəр кертүне хуплап тавыш бирде.

Районда иң беренчелəрдəн булып Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстəм Кəлимуллин тавыш бирде. Ул үзенең хəлəл җефете белəн үзлəренең яшəү урыннарында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Рөстəм Галиуллович та, барлык гражданнар кебек үк, саклык чараларын тулысы белəн үтəде.

Гадəттəге сайлау участокларыннан тыш, быел һəр җирдə Россия халкы 25 июньнəн 30 июньгə кадəр ачык һавада оештырылган мобиль сайлау участокларында - йорт яны территориялəрендə махсус җиһазландырылган автобусларда, палаткаларда илнең Төп документын үзгəртүгə карата үз фикерлəрен белдерə алды. Мондый тавыш бирү ысулы Биектау районы гражданнарының да күңеленə хуш килде.

- Йорт янына сайлау өчен барлык уңайлыклары тудырылган автобус килде. Анда яшəүчелəр һава суларга чыккан вакытта да сайлый алды. Бюллетень алып, сайлаучы автобуска керде һəм үз тавышын бирде. Сайлау алдыннан һəр кешенең дистанцион рəвештə тəн температурасы үлчəнде, бер тапкыр кулланыла торган перчатка, битлек, ручка бирелде, - дип билгелəп үтте 1303 номерлы сайлау участогы рəисе Нияз Əхмəтҗанов.

Өлкəн яшьтəгелəрнең сəламəтлеге турында кайгыртып, дəүлəт быел өйдə тавыш бирү мөмкинлеген тудырды. Өйдə тавыш бирү контактсыз узды. Сайлау комиссиясе əгъзалары тавыш бирүченең өенə кермəделəр. Алар ишек янына тавыш бирү өчен тартма куеп, ишек тоткасына пакет элделəр, ишеккə шалтыратып, ике метр санитар дистанция саклап, басып көтеп тордылар. Герметик пакетта бюллетень, бюллетень алу турында гариза бланкы, бер тапкыр куллана торган битлек һəм перчатка, авторучка бар иде. Тавыш бирүче шəхесен раслату өчен паспортын ачып күрсəтеп, пакетны алып фатирына кереп китте һəм шунда бюллетеньне тутырып чыкты. Соңыннан, битлек һəм перчатканы салмыйча гына ишекне ачып, бюллетеньне тартмага салды.

Сайлау участокларына килгəн һəр кеше дистанцион рəвештə тəн температурасын үлчəтте, кулларына дезинфекция ясады. Аларның һəрберсе битлектəн һəм перчаткадан иде. 1309 нчы номерлы сайлау участогында да шундый ук процедураларны үтəргə кирəк иде. Район үзəк мəдəният йортына урнашкан сайлау участогында сайлаучыларны җыр-музыка белəн каршы алдылар. Пандемия чорында мондый мəдəни чараны уздыру бик җиңеллəрдəн булмаса да, район мəдəният хезмəткəрлəре, матур гадəткə тугры калып, халыкның күңелен күрде.

Реклама

«Мин яратам сине, Татарстан» җыры бу минутларда аеруча дулкынландырды. Бирегə килгəн халык үз иленең Төп законына битараф түгел икəнлеклəрен тагын бер кат раслады.

Стационар сайлау участоклары кичке сигезгə кадəр эшлəде. Участокларда барысы да алдан билгелəнгəн тəртип буенча барды. Россия Конституциясенə төзəтмəлəр кертү өчен яңа форматта тавыш бирүнең бик күп уңай яклары да, шул ук вакытта, коронавирус таралуы белəн бəйле рəвештə авырлыклары да булды. Бу турыда Россия Үзəк сайлау Комиссиясе рəисе Элла Памфилова да билгелəп үтте. “Сайлау участогына барып тавыш бирү кибеткə барып килүдəн күп тапкырлар куркынычсызрак”, - диде ул.

- Сайлау участогын һəр ике сəгать саен җиллəтеп, дезинфекциялəп тордык. Сайлау комиссиясе əгъзалары да һəр ике сəгать саен үзлəренең эш урыннарын чистарттылар, битлеклəрен һəм перчаткаларын алмаштырып тордылар, - ди 1309 нчы сайлау участогы рəисе Гөлназ Сəйфуллина. Сайлаучылар бер ишектəн керсəлəр, икенчесеннəн чыгып китə тордылар. Алар берберсе белəн берничек тə очрашмады. Идəндə дистанцияне саклау өчен хəрəкəт итү юнəлешен күрсəткəн схемалар ясалган. Сайлаучылар сайлау комиссиясе əгъзаларына якын килмəде. Алар үз паспортларын читтəн генə комиссия əгъзаларына күрсəттелəр һəм бюллетень алдылар.

Сайлауларда катнашмаган бердəнбер учреждение - Биектау үзəк хастаханəсендə вакытлыча оештырылган госпиталь калды. Анда дəваланучылар өчен сайлау мөмкинлеге булмады. Коронавируска каршы оештырылган махсус эпидемиологик шартлар андый мөмкинлекне бирə алмады. Əмма госпитальдə эшлəүче медицина хезмəткəрлəре үзлəренең гражданлык бурычын тулысынча үтəде.

Участокларны ябу вакытына Биектау районы сайлаучыларының 90,03%ы тавыш бирде.

Энҗе ГАРƏФИЕВА, Эрнест АБДУЛАЕВ, Гүзəл ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X