Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

QR-кодны ничек алырга?

11 октябрьдән, Татарстанда эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, QR-кодлар кертелде. Узган атна башыннан алып, җәмәгать урыннарына, спорт объектларына, сәүдә үзәкләренә керү өчен мәҗбүри QR-кодлар таләп ителә. Ковид белән авырган яки вакцина ясаткан кешеләргә QR-кодны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында гына алырга мөмкин.

Ковидны авырып уздырган һәм вакцина ясаткан кешеләр арасында интернет белән файдалана белмәгән кешеләр дә күп. Алар барысы да, ярдәм сорап, күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә башладылар. Биектау районы күпфункцияле үзәгенә 11 октябрьгә кадәр көненә уртача 20 кеше мөрәҗәгать иткән булса, бүгенге көндә аларның саны 100дән дә артып китә. QR-кодлы сертификат алу өчен гражданинның Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында шәхси кабинеты һәм бердәм идентификация системасында расланган шәхси хисап язмасы булырга тиеш.

Күпфункцияле үзәкнең Биектау филиалы бүлеге башлыгы Гөлия Гарипова QR-кодлар алу белән бәйле рәвештә эшнең дә берничә тапкыр артуын билгеләп үтте. “Мөрәҗәгать итүчеләр саны кискен артты. Безнең үзәк хезмәткәрләре бердәм идентификация системасында шәхси хисап язмасын да раслап бирә”, - ди Гөлия Гарипова. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен үзәк хезмәткәрләре ял көннәрендә дә гражданнарны кабул итә.

Мөрәҗәгать итүчеләрне зарыктырмас өчен QR-код алуның альтернатив вариантлары да булдырылган. Үзегезнең шәхси хисап язмагызны банкның мобиль кушымтасы аша да раслап була. Бүген мондый мөмкинлек Сбербанк һәм Ак барс Банк мобиль кушымталарында бар.

Биектау районында Сбербанк күпфункцияле үзәк бинасында урнашкан. Банкка бинаның ян ягындагы ишегеннән керергә була. QRкод алу өчен, үзәккә килеп, бер-береңә инфекция йоктырып йөрүнең кирәге дә юк. Сбербанкның Биектау офисында бүлек мөдире булып эшләүче Оксана Торошина искәртеп үткәнчә, банкның рәсми сайтында РФ дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында шәхси хисап язмасын раслау тәртибе тәфсилләп аңлатылган. Моны банкның мобиль кушымтасы аша да раслап була.

“Инструкцияне уку белән нәрсә эшләргә кирәклеге шунда ук аңлашыла, - дип билгеләп үтте банкның Биектау офисы менеджеры Резедә Якиева. - Моны адымлап аңлату нәтиҗәлерәк булыр.

Беренче адым: “Сбербанконлайн мобиль кушымтасына керегез;

Икенче адым: эзләү юлына “Регистрация на Госуслугах” дип языгыз;

Өченче адым: үзегезнең телефон номерын, паспорт, СНИЛС, электрон почта адресын языгыз;

Дүртенче адым: СМС ярдәмендә теркәлүне раслагыз. Сезгә Дәүләт хезмәтләре күрсәтүне раслау коды белән СМС киләчәк. Килгән кодны җавап итеп яңадан СМС белән җибәрегез;

Бишенче адым: ярты с ә г а т ьт ә н с о ң т е р к ә ү операцияләр тарихында статусыгызны тикшерегез.

Күпфункцияле үзәккә килеп, вакытыгызны әрәм итеп, сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп йөргәнче, югарыда күрсәтелгән инструкцияне кулланып гамәл кылсагыз, берничә минут эчендә сез QRкодлы булырсыз.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев