Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Прививка ясатып, үзебезне дә, якыннарыбызны да саклыйбыз

Дүшәмбе көнне район үзәк хастаханәсендә COVID-19дан массакүләм вакцинацияләү башланды. Әлегә прививка ясатырга теләүчеләр күп түгел, әмма белгечләр әйтүенчә, бу вакытлы күренеш кенә.

Атна уртасына биектаулылардан 11 кеше прививка ясаткан, әмма атна азагына кадәр язылу инде тәмамланган. Аңа карап фикер йөртсәң, җомгага инде вакцина 100 кешегә ясалачак. Вакцинаның бер ампуласы 5 кешегә исәпләнгәнлектән һәм аны ачкач ук файдаланып бетерергә кирәк булганлыктан, алдан язылу мәҗбүри. Әмма башта пациентны яхшылап тикшерергә кирәк.

- Прививка ясар алдыннан табиб кан басымын, температураны үлчи, гомуми карау уздыра, тиешле барлык документларны тутыра, ә алар табиб каравыннан, пациентның анкетасыннан һәм прививканы үз теләге белән ясатырга теләк белдерүеннән гыйбарәт, - дип аңлатты район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Елена Татаринова.

Вакцинацияләү үзе 21 көн аерма белән ике этапта уза. Башка төрле вакциналар шикелле үк, организмда ниндидер үзгәрешләр булуы ихтимал, әмма табиб сүзләренә караганда, көтелмәгән реакцияләр күзәтелмәгән. Температураның 38 градуска кадәр күтәрелүе, гәүдәдә сызлану, калтырату сизелүе ихтимал, әмма бу күренешләр бер тәүлек эчендә үзләреннән үзләре бетә. Төп каршылыклар - 18 яшь тулмау, йөклелек һәм бала имезү чоры. Шулай ук 14 көн тирәсе элек нинди дә булса кискен респиратор инфекция белән авырганлык.

- Һәрвакыттагыча, бездә пенсия яшендәгеләр аеруча активлык күрсәтә. Алар профилактик медицинага инде ияләнеп беткәннәр һәм вакцинациянең нәрсә икәнлеген, шулай ук аның кирәклеген аңлыйлар, - дип дәвам итте сүзен табиб-инфекционист Елена Татаринова.

Белгеч әйтүенчә, иммун, ягъни саклагыч катламны нәкъ менә прививка ясаткан кешеләр хасил итә һәм шуның нәтиҗәсендә инфекция таралмый башлый. Коронавирус сезонлы инфекция генә булып калсын өчен халыкның 85 процентында аңа карата антитәнчекләр барлыкка килергә тиеш.

Реклама

- Ковид-19 кебек мәкерле авырудан үзеңне куркынычсызландыру өчен поликлиникага прививка ясатырга килдем. Чөнки безнең янга оныклар да, балалар да килеп йөри. Аларга да йоктырмас, үзенңе дә саклар өчен прививка ясатырга кирәк, - дип үз фикерен белдерде Николай Ларин.

Массакүләм вакцинацияләү башланганга кадәр беренчеләрдән булып прививкалар медицина хезмәткәрләренә ясалды. Аның нәтиҗәсе белән безне аларның берсе таныштырды.

- Мин прививканың ике дозасын да алдым инде, беренчесен әйбәт кичердем, икенчесеннән соң бераз хәлсезлек, бөтен гәүдәдә сызланулар булды булуын, әмма гомумән алганда барысы да әйбәт тәмамланды, - диде табиб хирург Алишер Ахматхожаев. - Прививка ясатып, без якыннарыбызны, туганнарыбызны, дусларыбызны саклыйбыз һәм бу бик мөһим.

Шунысын истә тотарга кирәк - үзеңне инфекциядән һәм аннан соңгы өзлегүләрдән саклау өчен организмда антитәнчекләр хасил булырга тиеш, ә моңа ничек ирешергә кирәклеген һәркем үзе өчен үзе хәл итсен.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X