Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Православие динендәгеләр - Хач ману бәйрәмендә

19 нчы гыйнварда православие динен тотучылар чиркәү календарендагы иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен - Хач ману - яки Чумылдыру бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу көнне чиркәүләргә, гыйбадәтханәләргә ил буенча миллионлаган диндарлар җыела.

Бәйрәм 18 нче гыйнварда, Сочельникта башланып китә. Бик зур гыйбадәт кылу оештырыла, анда Хач ману бәйрәменә багышланган текстлар укыла. Хач ману бәйрәмен дә чиркәүгә барудан башлап җибәрү гадәткә кергән. 19 нчы гыйнварда Усад авылындагы Изге Троица чиркәвенә дин тотучылар иртәдән үк җыела башладылар.

Гыйбадәт кылганнан соң һәркем дә Иордан елгасы суларында Иисусны чукындырганны искә төшереп, бәкедә коенып чыгуны үзенең изге бурычы дип санады. Изгеләндерү йоласы башкарылганнан соң ир-атлар һәм хатын-кызлар һәм хәтта балалар да, гадәттә бу көннәр бик салкын булулары белән аерылып торса да, өсләренә су кою йоласын башкардылар. Суы изгеләндерелгән бәкедә коенып чыккан кеше гөнаһлардан азат ителә һәм аның сәламәтлеге ныгый, дип санала.

- Күпләр коенганда суга өч тапкыр чумып алса, аның гөнаһлары гафу ителә, дип уйлыйлар. Әмма без, православие динен тотучылар, гөнаһларның тәүбәгә килгәннән соң гына гафу ителүен беләбез. Әгәр дә кеше килеп, чын күңелдән тәүбәистигъфар кыла, тиешле йоланы үти икән, Ходай Тәгалә аны гафу итәчәк, - диде Изге Троица чиркәве настоятеле Вячеслав атакай.

- Вячеслав атакай әйтүенчә, чиркәү бәкедә коенуны мәҗбүри таләп итеп куймый. Бу - гореф-гадәт, кешенең үз теләге белән башкарыла торган гамәл. Һәм анда иң мөһиме - аның үзенең бу гамәлен нинди хисләр, теләкләр белән башкаруында.

Реклама

- Моңа башта эчке дөньяң белән әзерләнергә, фикерләреңне, уйларыңны сафландырырга кирәк. Моны үзеңне сынап карау дисәң дә була, чөнки дөньяда безне кызыктыра торган әйберләр бик күп. Ә бу йола безгә явызлыкны җиңә алырга сәләтле булуыбызда көч һәм ышаныч бирә, - дип, үз фикерен белдерде Татьяна Романова.

Бәйрәмнән соңгы өч көндә алынган су аеруча зур көчкә ия һәм ул изге дип санала. Чиркәү рухание сүзләренә караганда, мондый йолалар - кешеләрне берләштерү, диннең башлангыч чыганакларын аңлау өчен яхшы этәргеч. Әмма чын ышану барыбер кешенең үзендә, аның тугрылыклы булуында.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев