Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Өйләрдә җылы, ә түләүләр - элекке дәрәҗәдә

Казан шәһәрендә яшәүчеләр декабрь аена җылылык өчен түләүләр суммасының бик зур булуыннан зарланалар. Әлеге тема массакүләм-мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрдә зур кызыксыну уятты. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге вазгыятьне тикшерү бурычын куйды. Ул халык арасында коммуналь түләүләрдә зур аерманың ни сәбәпле килеп чыгуын аңлатырга кушты. Бу мәсьәләдә безнең районда эшләр ничек тора?

Биектау районында әлеге проблема алай ук кискен түгел, чөнки күпчелек йортлар аерым-аерым җылытыла. Районда җылылык белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына барлыгы 14 йорт тоташтырылган. Аларның күпчелеге Биектау авылында. Юбилей урамында алар берничә. Аларга “Авангард” торак хуҗалары ширкәте хезмәт күрсәтә. Аңа 7 елдан артык Муса Касюков җитәкчелек итә. Ул торак хуҗалары ширкәте рәисе вазифасында кешеләргә булдыра алганча файда китерергә тырыша. Кышкы чорда торак хуҗалары ширкәтенең төп бурычларыннан берсе - түбәләрдән кар төшерү һәм халыкны җылылык белән тәэмин итү. Җылылык тарифларында нинди үзгәрешләр булуы турында белү өчен без нәкъ менә аңа мөрәҗәгать иттек.

- Элек барлык тарифлар, ел фасылына да, сезонга да карамыйча, 12 айга тигез итеп бүленә иде. Хәзер исә халык 1 гыйнвардан башлап 8 айда үзәктән җылыту өчен түли, 4 ай - май, июнь, июль, августта түләми. Сентябрь аеннан алып үзәктән җылыту өчен түли башлыйлар, - дип аңлатты “Авангард” торак хуҗалары ширкәте рәисе Муса Касюков.

Торак хуҗалары ширкәте хезмәткәрләре һәр атнаның дүшәмбесендә планда күздә тотылганча подвалларны тикшереп чыгалар. Анда интернеттан файдалану өчен кабельләр сузылган һәм үзәктән җылыту системасы куелган. Моннан берничә ел элек торбаларны алыштырганнар һәм хәзер махсус датчиклар эшен күзәтеп торырга гына кирәк. Менә шундый алым белән эшләү нәтиҗәсендә Касюков җитәкчелегендәге торак хуҗалары ширкәте карамагындагы барлык йортлар да салкын көннәрдә җылылык белән тәэмин ителә. Әйтик, декабрьнең салкын көннәрендә батареяларны ныграк кыздырганнар. Әмма әлеге торак хуҗалары ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә аерма сизмәгәннәр. Берәүгә дә артыграк түләргә туры килмәгән. Биектау районының төзелеш, архитектура һәт ТКХ бүлегенең баш белгече Алина Тарасова сүзләренә караганда, Биектау районы буенча гомумән алганда җылыту өчен түләүләрнең күбрәк килүеннән зарланулар булмаган.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев