Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Орлыкларга да үсәр өчен көч кирәк

Биектау районы «Әсән» хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Татарстан Республикасында әйдәп бара торган предприятиеләрнең берсенә әверелде. Хуҗалык күп итеп ит, сөт җитештерә, игенчелек өлкәсендә дә башкалар белән уртаклашырдай яхшы тәҗрибә тупланган. Күптән түгел “Әсән” хуҗалыгы базасында район агрономнарының семинаркиңәшмәсе узды.

Анда язгы кыр эшләренә ныклап керешер алдыннан орлыкларны чәчүгә хәзерләү, агулау технологияләре турында сүз барды. Семинарның "Әсән"дә узуы очраклы түгел. Чөнки биредә әлеге җаваплы чараны елның-елында беренчеләрдән булып һәм таләпләр югарылыгында башкаралар. “Россельхозцентр” филиалының Биектау бүлекчәсе җитәкчесе Сәгыйт Сәләхетдинов белгечләргә орлыкларны агулау технологиясе турында сөйләде, аларга карата экологик куркынычсызлык таләпләрен аңлатты, икътисади отышлы юлларны өйрәтте.

Билгеле булганча, язгы кыр эшләренә әзерлек чорында барлык хуҗалыкларда чәчүлек орлыкларның авырулар белән зарарланганмы-юкмы икәнен тикшерү бара. Чөнки язгы чәчүдә игенчеләрнең төп бурычы - барлык чәчүлекләрдә сыйфатлы шытымнар алу, ә аларның торышы күбесенчә орлык материалының сыйфатына бәйле. 2021 ел уңышы өчен салынган бөртекле сабан культуралары орлыкларының чәчү сыйфатын билгеләү нәтиҗәләре буенча, начар шытым бирә, акрын үсә торган һәм тамырны черетә торган корткычлар белән зарарланган партияләре дә күзәтелә. Орлыклар - тере организм, алар сулый, яши һәм хәтта авырыйлар. Алар нәрсә белән авырый һәм аларны ничек дөрес дәваларга соң? Орлыкларга фитопатологик экспертиза үткәрү орлыкларның йогышлы авырулар белән зарарлану процентын билгеләргә һәм аларны саклау тактикасын сайларга мөмкинлек бирә. Үсемлекләрнең үсү һәм шытып чыгу күрсәткечләре түбән булганда, чәчүлекләрне агулаганда микробиоашламалар һәм үсеш стимуляторлары өстәргә киңәш ителә. Семинар барышында агрономнар чәчүлек орлыкларын ашлау технологиясе белән таныштылар. Төп игътибарны ашлау барышында экологик һәм физик куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә юнәлдерергә кирәклегенә төшенделәр. Семинарда, шулай ук, язгы-җәйге чорда авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында да сүз барды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев