Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Нык билләр бәйгесендә үрләр яулаучы Раил Нургалиев

Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Раил Нургалиев, 18-19 июньдә Нижневартовскида узган “Федераль Сабан туе-2021” дә милли көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары чемпионы исемен яулап, Биектау районының данын тагын да югарырак күтәрде.

Нижневартовскиның “Арена” физкультура-спорт комплексында 2021 елгы Федераль Сабан туе кысаларында милли көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Чикләү чаралары гамәлдә булганлыктан, җанатарлар ярышларның онлайн-трансляциясен махсус YouTube-каналында күзәтә алдылар.

Ярышта Россиянең 10 төбәгеннән - Башкортостан республикасыннан, Омск, Оренбург, Самара өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Мәскәү шәһәреннән 60тан артык спортчы катнашты. Иң күп санлы делегация - 20ләп спортчы - Юградан килде.

Милли көрәш - мең еллык тарихка ия спорт, билбаулы көрәшнең бер төре, уен кагыйдәсе нигезендә көрәшче а лдына р өхсәт ителгән алымнарның кайсысын да булса кулланып, көндәшен аркасына салу максаты куела. Нижневартовскида Бөтенроссия ярышлары гадәттәгечә төрле яшь төркемнәрен һәм үлчәү категорияләрен исәпкә алып уздырылды.

Федераль Сабан туе2021 кысаларында уздырылган Бөтенроссия турнирында абсолют җиңүче Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Раил Нургалиев булды. Финалда ул Ульяновск өлкәсеннән килгән, Россиянең халыкара класстагы спорт мастеры Сергей Павлик белән очрашты. Финалда җиңүчеләрне дипломнар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Төп батыр Раил Нургалиевкә Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән автомобиль тапшырылды.

Раил Нургалиев өчен бу спорт казанышлары тупланмасында чираттагы җиңү булды. 34 яшьтә генә булуына карамастан, ул - шактый җиңүләр яулаган тәҗрибәле көрәшче. Раил Нургалиев - билбаулы көрәш буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, Татарстанда, Россиядә һәм Европада күп тапкырлар чемпион исемен яулаган спортчы.

Спорт олимпы биеклегенә илтүче тәүге адымнарын Раил туган районы Теләчедә ясаган. Сәләтле малайны тиз күреп алганнар һәм 8 яшендә инде ул тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә көрәш белән җитди шөгыльләнә башлаган. Бөтенесе дә башта ук бик шәп килеп чыккан дип әйтеп булмый, әмма аның холкына хас үҗәтлек үзенекен иткән. Ярышларда үсмер тәҗрибә туплаган, көндәшләренең уенын игътибар белән күзәткән, аларның йомшак якларын ачыклаган.

Милли көрәш буенча Татарстан һәм Россиянең күп тапкырлар чемпион исемен яулаган спортчысы Раил Нургалиев 2014 нче елда планетада иң көчлесе булды.

- Келәмгә чыккач, иң беренче эш итеп барлык көндәшләремне сәламлим, аларны хөрмәт итүемне белдерәм. “Чемпион булуы авыр, әмма соңыннан бу исем белән көрәшүе җиңел”, - дигән гыйбарә бар бит. Ярышларга яхшылап әзерләнсәң, бернинди курку хисе дә булмый. Көндәшеңә бәя биреп җиткермәү дөрес түгел, әмма шунысын әйтә алам - келәмдә мин һәрвакыт җиңәм. Ел узган саен көрәштә профессиональлек арта бара. Берничә елдан бирле мин Биектауда тренер булып эшлим. Күп әти-әниләрнең балаларын спортның нәкъ менә шушы төренә китерүләренә игътибар иттем, - диде Раил Нургалиев келәмгә чыгар алдыннан үзенең хис-тойгылары турында.

Раил Нургалиев ел саен татар халкының милли бәйрәме Сабан туенда катнаша һәм һәрвакыт мәйданда ул җиңүче була.

Раил автомобильләр белән мавыга. Теләсә кайсы Сабан туеның төп бүләге булган автомашина аның коллекциясен тагын бер экземплярга тулыландыра. Милли бәйрәмнәрдә җиңүләр яулаганы өчен Нургалиев барлыгы 30лап “тимер ат” откан.

2019 нчы елның иң матур, истә калырлык җәйге вакыйгасы, әлбәттә, “Казан арты” паркында узган “Казан арты Сабан туе” булды. Бәйрәмгә бөтен Биектау районыннан, республика шәһәрләреннән һәм авылларыннан меңләгән кеше җыелды. Бәйрәмнең төп герое һәм абсолют батыры данлыклы көрәшче Раил Нургалиев булды. Шул ук елны ул Новосибирскида узган XIX нчы Федераль Сабан туеның да абсолют батыры дигән шөһрәтле исемне яулады. Биектау спортчысы тагын бер тапкыр үзенең яхшыларның да иң яхшысы булуын исбатлады.

Тиздән Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр үзләренең субъектларын көрәш буенча дөнья чемпионатына җибәрәчәкләр. Татарстан Республикасы башкаласы Казанда зур ярыш булачак. Келәмгә 27 ил көрәшчеләре чыгачак. Данлыклы батырыбызга уңышлар телик. Шулай дәвам итегез, Раил Ринатович!

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев