Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Эшлекле уен- викторина

Бүген бакчабызда аеруча күңелле, чөнки без Олы Кавал авылы мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларын -“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга багышланган эшлекле уен- викторинада катнашырга чакырдык, чөнки юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү,аларны төгәл үтәү иң актуаль проблемаларның берсе булып тора.

Уенда ике команда: мәктәпкә әзерлек төркем балалары оештырган “Үрнәк җәяүле” һәм 2нче сыйныф укучылары оештырган “ Үрнәк шофер” командалары белемнәре буенча көч сынашып, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен белүләрен күрсәттеләр. Уен-викторинаны күзәтеп, җиңүчеләрне барлап тору өчен жюри әгъзасы сайланды. Уен барышында балалар биремнәр үтәделәр, һәрберсе күп төрле сорауларга төгәл, уйлап җавап бирергә тырышты. Җанатар булып күзәтеп утырган кечерәк балалар да уеннарны кызыксынып күзәттеләр, үзләре дә теләп катнаштылар. Бакча балалары “Күңелле светофор “биюен башкарып, уенны тагын да ямьләндереп җибәрделәр.

“Кадерле балалар, бүгенге уен барышында мин сезнең юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгезгә тагын бер кат инандым. Һәр ике командадагы уенчылар актив булдылар, үз белгәннәрен күрсәтеп калырга ашыктылар. Шулай итеп, һәр ярышны бәяләгәннән соң, уен ике команданың да бертигез җиңүе белән тәмамланды. Котлыйм сезне. Шушының белән “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән эшлекле уен-викторинабыз тәмам. Юлларда сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, сезнең белән киләсе очрашуларга кадәр саубуллашабыз,”- дип бакча мөдире Гимадиева Г.Г.эшлекле уен –викторинага йомгак ясады.

Яруллина Фирдәвес

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев