Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әнидән дә кадерлерәк кем бар дөньяда!

Казан филармониясе артистлары биектаулыларны күңелле чыгышлары белән сөендерделәр. Үзәк мәдәният йортында даны республикага таралган “Казан” ансамбле халык биюләрен гаҗәеп оста башкаруы белән сокландырды. Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Закиров, Сөмбел Билалова, Рафаэль Якупов, Сиринә Зәйнетдинова, Алмаз Хәсәнов, Ләйсән Мәхмүтова, Резидә Шәрәфиева һәм Марина Карпова популяр җырлары белән залны гөрләттеләр.

Дөньякүләм танылган “Казан” ансамбле артистларының сәхнәне һәм тамашачы күңелен яулап алуларына инде 25 ел. Әниләр көне алдыннан алар Биектау районында булдылар. Концертны милли төсмерләр сакланган үзбәк биюе белән ачып җибәрделәр. Шундый күз явыңны алырлык костюмнар белән бары мәшһүр йолдызлар - талант ияләре генә чыгыш ясый ала. Моңа игътибар итмәгән кеше калмагандыр.

Коллектив оешканнан бирле алар бик күп сәхнәләрне үз иткәннәр. Башкала урамнарында да, зур-зур концерт мәйданчыкларында да биегәннәр. Бу юлы “Казан” үзәк мәдәният йортында чыгыш ясады. Чираттагы биюләреннән соң артистлар, сәхнәдән чыгып барганда, концертны алып баручы Сөмбел Камалованы да үзләре белән “алып чыгып китә” яздылар. Килеп туган хәлне тамашачылар да, артистлар үзләре дә бер көлке, кызык итеп кенә кабул иттеләр, моннан залга җыелучыларның чыгышларга карата кызыксынуы да артты гына.

- Кечкенә сәхнәләрдә ниндидер үзенчәлекле атмосфера, бердәмлек сизелә. Зур сәхнәләрдә киңлек, иркенлек бар. Авыл клубларында чыгышлар мәйданы азрак, әмма тамашачылар үзеңә якынрак булганлыктан, аларның матур мөнәсәбәтен, уңай карашын, чыгышыңны яратып кабул итүен сизеп торасың. Сәхнә кечкенә булуга карамастан, чыгышыңны тагын да яхшырак һәм үтемлерәк итеп башкарырга тырышасың. Дөньяларыңны онытып биисең, - дип сөйләделәр “Казан” бию ансамбле артистлары Әмир Кантюков һәм Эльвина Хәнипова.

Казан филармони ясе, төгәлрәк әйтсәк, аның бер өлеше мәдәният йортына үзенчәлекле максат - биектаулыларны якынлашып килүче Әниләр көне белән котларга килгән. Концерт көндез куелды, аннары шунысы да бар - коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймас өчен кертелгән чаралар залны бары 50 процентка гына тутырырга рөхсәт итте. Әмма килгән тамашачылар башкала артистларының чыгышын бик ошаттылар.

- Нигездә барлык җырлар да мәхәббәт турында. Бу аңлашыла да, чөнки тормыш тоткасы мәхәббәттә шул. Бик матур булды. Концертны башлап җибәргән “Казан” ансамбле артистларының да, башка башкаручыларның да киемнәре күз явыңны алырлык матур иде. Миңа чыгышлар барысы да ошады, - диде концертка килгән Эльвира Әхмәдуллина.

Реклама

Б и е к т а у р а й о н ы - артистларның тамашачы белән очраша торган бердәнбер урыны түгел. Алар берничә атнадан бирле республика киңлекләрен иңлиләр. Бөтен Татарстанны әйләнеп чыгарга ниятлиләр.

Биектаулылар Рөстәм Насыйбуллин чыгышын да бик ошаттылар. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки ул бик көчле опера җырчысы тавышына ия.

- Сәхнә зурмы, кечкенәме, минем өчен аның бернинди аермасы да юк. Ничек кенә булса да, без чын күңелебездән халык өчен эшлибез. Кычкырып җырлаганда колонкалар артык яңгырамасын өчен микрофонны гына җайларга туры килде, - дип елмаеп сөйләде татар эстрадасы артисты Рөстәм Насыйбуллин.

Биектау сәхнәсендә 15ләп артист чыгыш ясады. Алда әле аларны тагын шундый концертлар һәм республика буйлап сәяхәт көтә. Һәр атнаны алар яңа шәһәрдә булалар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X