Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ни өчен самолеттагы “кара тартма” кара түгел?

Гадәттә, самолетлардагы “кара тартма” кызыл яки кызгылт сары төстә була. Нигә алай икән?

“Кара тартма” -  самолеттагы җиһазларның торышын һәм экипажның сөйләшкәнәрен язып бара торган җайланма. Теге яки бу хәл була калса, җиңелрәк эзләп табу өчен аны махсус шундый “кычкырып тора торган” төсләргә буйыйлар.

“Тартма” дип аталса да, аның әле кыяфәте дә шар яки цилиндр  формасында була.

Ни өчен бизнес-класс самолетның очында урнаша?

Чыннан да, ни өчен алай соң? Самолетның арткы ягында куркынычсызрак бит югыйсә.

 

Очкыч берәр бәлага тарса, аның “койрыгы”нда исән калу ихтималы берничә процентка гына зуррак. Авиаһаләкәтләрнең бик сирәк (миллионга бер) булуын исәпкә алсак, күп кеше моңа артык игътибар да биреп тормый. Алда утыруның нинди уңай яклары бар соң? Беренчедән, пассажирлар иң беренче булып утыра һәм иң беренче булып төшә. Шулай ук анда тавыш аның кадәр үк каты түгел. Иллюминатордан матур манзара ачыла (очкычның канатлары һәм двигатель капламый).

Реклама

Ни өчен очкычта ашалган ризыкның тәме үзгә була?

Галимнәр моның сәбәбен ачыклаган. Моның өчен алар тәҗрибә уздырган: катнашучыларга бер үк ризыкны төрле шартларда ашап карарга тәкъдим ителгән. Беренчесендә очкыч салонында ишетелеп торган шауны хәтерләткән тавыш астында,  икенчесендә катнашучылар ризыкны тынычлыкта ашаган.

Ашап алганнан соң алардан ризыкның тәмен бәяләргә сораганнар. Тәҗрибәдән соң менә нәрсә ачыкланган: шау астында ашаган катнашучыларга ризык балсыз һәм тозсыз кебек тоелган, шул ук вакытта алар аның ныграк кетердәп торуын да әйткәннәр.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X