Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык

Бер табибка - 6 мең кеше. Табиб-терапевт Геннадий Юмашев бүген әнә шундый шартларда эшли. Пандемия беткәнче башкача була да алмый. Бер көндә табибка иллешәр пациент килә. Урында да кабул итә, өйләренә дә бара.

Геннадий Юмашевка 74 яшь. Ул, яшенә бәйле рәвештә, гомумән дә эшләмичә өйдә утыру рөхсәт ителгән төркемгә керә. Әмма Геннадий Юмашев алдынгы сафта. «Башкача булдыра алмыйм, мин Гиппократ анты биргән,» - ди ул. Бернигә карамастан, кеше гомерен коткаруны бурычы дип саный. Пациентлар ничек тә нәкъ менә аңа эләгергә тырыша, аның яхшы сыйфатлары турында телдән-телгә сөйлиләр.

- 1965 елда ике чыгарылыш булды. 11 сыйныфны тәмамлаучылар мәктәпне бетергән соңгы чыгарылыш иде бу. Ул елны соңгы кыңгырау 11 сыйныфны тәмамлаучыларга да, 10 сыйныфны тәмамлаучыларга да яңгырады. Шуңа күрә вузга керү катлауланды. Медицина университетына, мәсәлән, бер урынга 13-14 кеше дәгъва кылды, - дип башлады сүзен Геннадий Иванович.

Укырга да керә, яхшы билгеләргә укый да булачак табиб. Интернатураны билгеләү буенча Магнитогорск шәһәрендә уза. Ул вакытта табибларга хөрмәт зур, яшь табибка шунда ук фатир ачкычы бирәләр. Геннадий Иванович ул вакытларны бик сагынып искә ала. Мәҗбүри өч ел урынына биш ел эшли ул. Аннары Татарстанга әйләнеп кайта. Геннадий Юмашев ун елга якын табиб-терапевт һәм участок табибы һөнәрләрен берләштереп, Биектау амбулаториясе җитәкчесе булып эшли.

- Хәзер табиблар җитми. Пандемиягә кадәр амбулаториядә икәү эшләдек. Һәркайсыбызга 3 мең кеше туры килде. Бу - тиешле күрсәткечтән ике тапкыр күбрәк. Хәзер исә берүзем эшлим. Икенче табиб госпитальдә “кызыл зона”да хезмәт итә, - ди Геннадий Иванович.

Аның фикеренчә, коронавирус инфекциясен җиңәргә мөмкин. Моның өчен гади куркынычсызлык кагыйдәләрен генә үтәргә кирәк. Битлекне салмаска, кулларны даими юып торырга һәм социаль дистанцияне сакларга. Ә иң мөһиме - авыру билгеләре ачыкланган очракта, үзлегеңнән дәвалану белән шөгыльләнмәскә.

- Бүген поликлиникага үзләре дәваланып караганнан соң гына килүчеләр күп. Интернетта авыруның охшаш билгеләрен эзләп табалар да, дәвалана башлыйлар. Антибиотик эчүчеләр дә аз түгел. Үзлегеңнән дәвалану белән шөгыльләнергә ярамый, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип искәртә белгеч.

Реклама

Табиб-терапевтка көненә алтмышар кеше кабул итәргә туры килә. Көндезге сәгать бергә кадәр кабинетта, ә аннары адреслар буенча китә. Эш сәгате бик соң тәмамланырга да мөмкин. Чөнки һәр авыру янына барып җитәргә кирәк. Сезонлы чирләр белән мөрәҗәгать итүчеләрдән тыш, югары кан басымы, йөрәк авырулары, чираттагы табиб тикшеренүе узарга теләүчеләргә дә ярдәм итә ул. -

Диспансеризация узу - мәҗбүри. Шул рәвешле иртә стадиядә бик күп авыруларны ачыклыйбыз. Менә бүген миндә биш кеше диспансеризация узды. Аларның тикшерү нәтиҗәләрен өйгә алып кайтып караячакмын. Үзем белән шактый эш алырга туры килә. Вакыты шундый, язу эше күп. Эштә моңа вакыт җитми, - ди Геннадий Иванович.

Табиб бу кадәр эшкә көч каян таба соң дип сорарсыз сез. Ул үзе дә олы яшьтә бит инде. Даими рәвештә витаминнар эчә һәм җәяү йөри ул. Геннадий Иванович көн саен эшкә җәяү килә. Табиб үзенә бик таләпчән. Гаиләсе, кечкенә балалары булганнарга кыенрак ди ул, өйгә эш алып кайтып булмый. Саубуллашыр алдыннан Геннадий Иванович шуны да әйтте:

- Табиб булып эшләү бик зур җаваплылык таләп итә. Синең кулда - кеше язмышы. Безгә һәр хата өчен бик кыйммәт түләргә туры килә. Хәлемнән килсә, медицина уку йортларында түләүле урыннарны гомумән бетерер идем. Безнең һөнәргә акча түләп укып булмый.

Геннадий Юмашев кебек кешеләр чыннан да замана геройлары. Үзе дә коронавирус иярү куркынычы янаган төркемгә керүенә карамастан, көн саен эшкә бара, йөзләгән, меңләгән гомерне коткара ул.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X