Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәсьәлә уңай хәл ителде - краннардан су ага

5 көн буена сусыз. Биектау районының Дачный поселогында менә шундый хәл килеп туган. Яңа урамнарда яшәүчеләр коммуналь челтәргә мөрәҗәгать иткәннәр, әлбәттә, әмма анда эшләүчеләр шактый вакыт су бетүнең сәбәбенә, гаепнең кемдә булуына гына төшенә алмаганнар.

Узган атнаның җомгасыннан алып Дачный поселогындагы Заречная һәм Новый урамнарында яшәүчеләр, ә бу 50ләп кеше дигән сүз, үзәк суүткәргечтән файдалана алмый интеккәннәр. Коммуналь хезмәтләр килеп җиткәннәр җитүен, тик мәсьәлә бик катлаулы һәм четерекле булып чыккан. Эш шунда, Казансу елгасы поселокны искесенә һәм яңасына - ике өлешкә бүлеп тора. Яңа йортларга су җибәрүче торба җир астыннан уза, шунлыктан аны актарып табу да, шулай ук су килмәүнең сәбәбен ачыклау да проблемага әверелә.

- Бирегә челтәр моннан 40 елдан күбрәк вакыт элек, 1979 нчы елда салынды һәм ул торак секторга исәпләнмәгән иде. Җәй көне биредә сыерлар лагере эшләде һәм су малларга эчертергә кирәк иде, - дип аңлатты килеп туган хәлне авыл җирлеге башлыгы Роман Жильцов.

Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, торбаның диаметры зур түгел икән, шунлыктан су әкрен ага, җәй айларында бигрәк тә.

Ко м м у н а л ь хе з м ә тл ә р Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, җир асты коммуникацияләренә кагылмыйча, елга өстеннән вакытлы торба уздырырга кирәк, дигән карарга килгәннәр. Ә моның өчен команда су өстендә эшли алсын өчен трос сузарга, аннары торбаны, су чыганагына тоташтыру мөмкин булсын өчен, икенче як ярга чыгарырга кирәк була. Болай да шактый катлаулы эшләр су агымының көчле булуыннан тагын да киеренкеләнә, чөнки хәзер язгы ташкынның иң “котырган” чагы бит.

Реклама

- Башта без кирәкле торбаны Казансуга җиткәнче, аннары елганы узгач табып алабыз. Аны ике ягыннан да бер-берсеннән ычкындырабыз, Казансу астындагы торбаның бер өлеше сусыз кала һәм шушы ике урыннан без яңадан тоташтырабыз һәм  су җибәрәбез, - диде Биектау коммуналь челтәре җитәкчесе Рамил Гыйльметдинов.

Эш катлаулылыклар белән барса да, мәсьәлә хәл ителгән. Вакытлы линияне ике як ярдан да тоташтыралар һәм кичкә Дачный поселогында яшәүчеләрнең краннарыннан су ага да башлый.

Моның вакытлыча кабул ителгән карар икәнлеге аңлашыладыр. Язгы ташкын тәмамланып, җир кипшерүгә үк көн тәртибенә капиталь эшләр башлау турындагы мәсьәлә куелачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев