Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәшгульлек Үзәгендә сезгә һәрчак ярдәм кулы сузарлар

19 нчы апрельдә халыкның мәшгульлек дәүләт Үзәге 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1991 нче елның 19 нчы апрелендә “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында”гы закон кабул ителгән һәм тиешле хезмәт оештырылган.

Ләйсән Нурисламовна мәшгульлек Үзәгендә 25 ел эшли, шуларның 16 елын - баш бухгалтер булып.

- Мин хезмәт эшчәнлегемне белгеч булып башладым. Күп үсеш баскычларын уздым, - диде халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгенең баш бухгалтеры Ләйсән Хәсәншина.

Ул катлаулы 90 нчы елларда үзәкнең күпләрне авыр хәлдән коткаруын хәтерли. Игътибарны җәлеп итми торган гади генә бинадагы зур булмаган бүлмәдә бик мөһим эшләр башкарыла.

Бары тик пособие алырга гына йөрүче кешеләр дә була ул елларда. Тик аларны ачыкларга, фаш итәргә тырышалар, моның өчен рейдлар оештыралар. Әмма шулай да чынлап та эшләргә теләүчеләр күбрәк була. Эш эзләүчеләр еш кына котельный операторлары, шоферлар булып урнашалар. Эшсезлекнең иң чәчәк аткан чоры 1998 нче елга туры килә, ул чакта бухгалтерлар, юристлар, педагоглар эшсез кала.

- Мин элек белгеч булып эшләгәндә эшкә урнашырга ярдәм иткән кешеләр әле дә очрашканда рәхмәт әйтәләр. Мондый мөнәсәбәттән, әлбәттә, күңелләр күтәрелеп китә, - дип сөйләде баш бухгалтер Ләйсән Хәсәншина.

Баш бухгалтер сүзләренә караганда, элек кешеләр мәшгульлек Үзәге эшен яхшырак аңлаганнар, аңа рәхмәтле булганнар. Чөнки бирегә килүчеләргә эш эзләүдә генә түгел, аларга психологик ярдәм дә күрсәтергә туры килгән. Кешене аңлый, аның белән уртак тел таба белүне, ярдәм кулы сузуны Ләйсән Нурисламовна мәшгульлек Үзәгендә эшләүченең элек тә, хәзер дә төп сыйфатларының берсе булырга тиеш, ди.

Мәшгульлек Үзәге бүгенге көндә Биектау авылында ике катлы бинада урнашкан. Хезмәт базарында кешеләр дә, вазгыять тә үзгәргән. Ә пандемия елында исә эш системасы да зур үзгәрешләр кичергән.

- Узган ел эшсезлек бик зур булды, ел башы белән чагыштырганда 11 тапкыр артты. Безнең Үзәк тарихында мондый хәл беренче тапкыр күзәтелде, - диде мәшгульлек Үзәге директоры Лениза Газизуллина.

Төп эш Үзәк коллективына йөкләнә, болар - 4 белгеч, бухгалтер һәм директор. Пандемия чорында кичкә кадәр һәм ял көннәрендә дә эшләргә туры килгән. Лениза Шамиловна әйтүенчә, хезмәт базары хәзер инде элекке хәленә кайтмаячак. Цифрлаштыру гасырында читтән торып эшләү бик актуальләште. Чикләүләр бетерелгәннән соң да эш бирүчеләр эшне әлеге форматка көйләделәр.

Бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе 1%, бер эшсезгә ике вакансия туры килә.

Татарстан буенча гомумән алганда киеренкелек коэффициенты шул ук. Эшсезләр саны атна саен кими һәм бүген ул 24 мең кешедән беразга гына күбрәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев