Мошенниклар корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә?
Мошенникларның ояты юк. Моны инде үзе алдакчылар тозагына эләккән кешеләр бик яхшы белә. Алар халыкны алдауның яңадан-яңа ысулларын, схемаларын, көтелмәгән алымнар уйлап чыгара тора. Максат бер: артык ышанучан гражданнарны алдап, акчаларын кулга төшерү.
Элегрәк алдакчылар үзләренең “кара” эшләрен телефон аша башкарган булса, хәзер инде заман технологияләрен кулланып алдый. Ялган сайтлар, социаль челтәрләр аша халык еш мөрәҗәгать итә торган сораулар буенча алдау юлына бастылар. Кайда ялган, кайда чын икәнлеген тиз генә аңлый да алмыйсың. Алар үзләрен банкта эшләүче, эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүче, медицина учреждениесе хезмәткәре, хәтта һәлакәткә очраган кешенең якын дусты дип тә таныштырырга мөмкин. Соңгы көннәрдә Биектау районында тагын шундый бер алдау очрагы булды. Билгесез бер кеше Биектауда яшәүче бер граңданиннан 2 000 000 сум акча таләп итә. Алдакчы үзен Федераль иминлек хезмәтендә (ФСБ) эшләүче хезмәткәр дип таныштыра. Ул, корбанының йомшак холыклы икәнлеген сизеп алып, аңа төрле юллар белән басым ясарга тели. Әмма биектаулы каты төшле булып чыга. Ул полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды.
Татарстанда медицина полисларының яраклылык вакытын озайту темасына багышланган алдау очраклары да теркәлде. Алдакчылар үзләрен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра, корбанның икеләнүен сизеп алгач, элемтәгә “хокук саклау органы хезмәткәре” дә кушыла. Имеш, пенсионерның банк счетыннан законсыз акча алалар. Акчаны “имин” счетка күчерергә кирәк. Мошенниклар корбанны бернинди икеләнүсез буйсыну дәрәҗәсенә кадәр китереп җиткерә. Шулай итеп, Түбән Камада яшәүче 66 яшьлек пенсионер медицина полисының срогын озынайту өчен алдакчыларга 250 мең сум акча бирә.
Алданудан ничек сакланырга? Түбәндәге бик гади киңәшләр сезгә ярдәм итәр.
Беркайчан да үзегезнең банк картасында мәгълүматны билгесез кешеләргә бирмәгез.
«Лотереяда зур суммада акча оттыгыз, бүләк уйнатуда катнашып, җиңдегез» кебек тәкъдимнәргә ышанмагыз.
«Банк картагызны кулланып булмаячак, зыян килмәсен өчен фәлән номерга карта турында мәгълүмат җибәрегез» дигән хәбәрләр дә мошенниклар эше. Шикләнәсез икән – банк белән элемтәгә керегез. «02» телефонына шалтыратып хәбәр итәргә була.
Пенсия фонды белгечләре, банк хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратмый, өйгә килми, коридорда гына документларга кул куюны сорамый.
Телефон аша «туганыгыз авыр хәлдә» дигән һәм башка шундый хәбәрләргә ышанмагыз. Дәвалау, коткару өчен сораган акчаны күчерергә ашыкмагыз. Барысын да тикшерегез, белешегез.
Сак булыгыз, билгесез кешеләргә “юк” дип әйтергә курыкмагыз. Сезнең уяулык – сезнең шәхси сакчыгыз булсын.
Энҗе Гәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев