Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мондый турнир - һөнәри осталыкны камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек

“Биектау” спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары Мәгас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә билбаулы көрәш буенча 16 нчы Бөтенроссия турниры булып узды. Әлеге турнирда җиңү яулаучыларга “Россиянең спорт мастеры” исеме һәм “Россиянең спорт мастерлыгына кандидат” разряды бирелә. Биектау районына спортчылар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән җыелдылар.

Ярыш гадәтләнгәнчә катнашучылар һәм кунаклар парадыннан башланып китте. Турнирда бөтен Россиядән килгән спортчылар катнашты. Медальләр өчен көч сынашырга Казахстан көрәшчеләре дә килгән иде. Әлеге чара уналтынчы ел уздырыла һәм Биектау районы бу дәвердә мондый ярышларны уздыру өчен әллә ничә тапкыр үзенең спорт корылмаларын бирде. - Әлеге турнир 16 нчы тапкыр уздырыла һәм аларның 8е шушы залда узды. Бик җитди турнир бу, көрәшчеләр дә бик күп. Булачак дөнья чемпионнары да шушы турнир аша уздылар, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Ачылыш тантанасы һәрвакытта да ярышта катнашучыларга яхшы теләкләр белдерүдән башланып китә. Ярышны оештыручылар бу турнирның яшь көрәшчеләргә киләчәктә спортта казанышларга ирешү өчен тәҗрибә тупларлык һәм күнекмәләр алырлык менә дигән мөмкинлек, башлангыч булуын аерым билгеләп үттеләр.

- Көрәшчеләрнең иң яхшы батырлардан үрнәк алуын телим. Сез, спортчыларга, һөнәри осталыгыгызны арттыру өчен бик шәп мөмкинлекләр бар. Быел Казан БДБ (СНГ) уеннарын кабул итә, Россиянең җыелма командасы оештырылачак, - диде ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Реклама

Турнирда барлыгы 100дән артык көрәшче катнашты. Классик һәм ирекле стильдә көрәш ике көн дәвам итте. Ярыш җиңүчеләренә һәм призлы урыннарны яулаучыларга “Россиянең спорт мастеры” исемнәре һәм “Спорт мастерлыгына кандидат” спорт разряды бирелде.

Биектау районыннан ярышта 12 спортчы катнашты. Аларның дүртесе төрле үлчәү категорияләрендә призлы урыннарны алдылар. Шәяхмәтов Илнур - 3 нче урын, Гафуров Радик - 2 нче урын, Гарипов Илшат - 3 нче урын, Раил Нургалиев - 2 нче урын.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев