Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мондый шөгыль аларга якты хисләр бүләк итте

“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге белгечләре 18 яшьтән өлкәнрәк - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен көндезләрен күпмедер вакытны бергә җыелып, иҗат белән шөгыльләнеп уздыру төркеме оештырдылар. Әлеге күркәм гамәлнең максаты - өлкән инвалидларны хезмәт һәм социальмәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү. Комплекслы үзәк базасында осталык дәресләре һәм төрле чаралар уздырыла.

Социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә Маргарита Захарова чәчәк ясау буенча осталык дәресе уздырды. Ул мондый иҗат белән күптәннән мавыга икән. Аның шундый мавыгуы булганлыгын белгәнлектән, “Өмет” Үзәге белгечләре Маргаритага сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен осталык дәресе уздыруын үтенеп мөрәҗәгать иткәннәр.

- Мин чәчәк ясауны алай катлаулы шөгыль дип әйтмәс идем. Мондый осталык дәресен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уздыру икеләтә күңелле. Чынлыкта исә аларның мөмкинлекләре бер дә чикле түгел. Барысы да киң күңеллеләр, мәрхәмәтлеләр, бөтен нәрсәгә өйрәнәселәре килеп тора, менә монысы инде бигрәк тә мөһим, -диде Маргарита Захарова.

“Өмет” Үзәгендә эшләүчеләр үзләре дә сизгер күңеллеләр һәм шәфкатьлеләр. Үзләренең кайгыртучанлыгындагы кешеләргә фоамираннан чәчәкләр ясарга бик рәхәтләнеп булыштылар. Фоамиран - калын кәгазьне хәтерләтүче бәрхетсыман йомшак материал. Иҗат белән шөгыльләнү өчен кәгазьдән тыш кайчы, линейка һәм осталык дәресенең төп атрибуты - үтүк тә кирәк булды. Кисеп алынган таҗлар һәм чәчәкләр электр җайланмасы ярдәмендә чын чәчәккә охшап калдылар. Вакытны шушындый иҗат белән шөгыльләнеп уздыру сиземләү-тою сәләтен үстерә, бармакларның җитезлеген арттыра һәм яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге тудыра.

Реклама

- Осталык дәресенә мин уңай хис-тойгылар алу, кәефемне күтәрү өчен килдем. Ә биредә андыйлар бары мин генә түгел икән, “Өмет” Үзәге минем өчен икенче йорт, ә анда хезмәт куючылар һәммәсе дә күңелемә якын кешеләр, - дип үз фикерен белдерде осталык дәресендә катнашучы Руслан.

18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар өчен оештырылган “Юлдаш” төркеме атнага ике тапкыр эшли. Мондый шөгыльләр кешеләрне тормыштан ямь һәм мәгънә табарга, яшәешкә ияләндерергә ярдәм итә. Дәрес азагына үз кулларың белән ниндидер яңа, матур иҗат җимешен ясый аласың икән, ул чакта инде күңелләр күтәрелеп, кәефләр яхшырып китә. Бу көнне “Өмет” Үзәгенә килгәннәрнең барысын да шатлыклы хисләр биләп алды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев