Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мондый гүзәллек - уртак тырышлык нәтиҗәсе

Алан-Бәксәр авыл җирлегендәге мәктәп янында гаҗәеп матур бакча үсеп чыккан. Дөньяның җиде могҗизасының берсе - Семирамида бакчасына бик үк охшап бетмәсә дә, бу урын гүзәллеге һәм киңлеге белән күптәннән инде авылның үзенә җәлеп итеп торучы ямьле почмагына әверелгән.

Бакча - Алан-Бәксәр урта мәктәбенең чын мәгънәсендә горурлыгы һәм шатлыгы. Территория төрледән-төрле аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, участоктагы кош-җәнлек сыннары да аңа күңелле үзенчәлек өсти. Бер урында бакчаны хәтфәдән тегелгән эт “сакласа”, икенче почмакта аккошлар “канат кага”, ә беседка түбәсенә ләкләк оя “корган”. Болар барысы да - мәктәп хезмәткәрләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре тырышлыгы нәтиҗәсе.

- Әлеге могҗизага тиң гүзәллекне иҗат итүдә сыйныф җитәкчеләре белән берлектә һәр сыйныф та катнашты. Быел сыйныф җитәкчеләренә генә түгел, ата-аналарга да тырышырга туры килде. Монысын беренче сыйныф ясады, ябалаклар утыра торган урын - дүртенче сыйныфларның әти-әниләре тырышлыгы нәтиҗәсе, - дип сөйләде Алан-Бәксәр мәктәбе директоры Надежда Галимҗанова. Бөтен җирне чәчәкләр генә биләп алмаган. Мәктәп яны участогында яшелчә культураларына да урын табылган. Кәбестә, кишер, суган, бәрәңге, кабак - бу исемлекне тагын дәвам итәргә була һәм ул бик озын килеп чыгачак. Үз куллары белән теплицалар да ясап куйганнар. Җирне һәрдаим эшкәртеп торалар, үрентеләрне тәрбиялиләр. Яшелчә культуралары киләсе уку елында ашханәне витаминнар белән тәэмин итәчәк. Ә аш пешерүчеләр 40тан артык укучыга һәм 30лап мәктәп хезмәткәренә тәмле ризыклар әзерлиләр. Үстерелгән уңыштан авыл кешеләренә дә өлеш чыгаралар.

- Без үрентеләрне үзебез өчен генә түгел, авыл кешеләре өчен дә үстерәбез. Авыл кешеләре бездән кәбестә, помидор, борыч һәм чәчәк үрентеләрен яратып алалар. Без үрентеләр белән үзебезне генә түгел, авыл кешеләрен дә тәэмин итәбез. Теләге булучылар бездән үзләренә кирәкле бөтен нәрсәне ала алдылар, - дип өстәде Алан-Бәксәр мәктәбе директоры Надежда Галимҗанова.

Быел мәктәп яны участогында үзләренең питомнигы да барлыкка килгән. Әлеге уку йорты Ислейтар урман хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итә, ул быел укучыларга чыршы, нарат һәм карагач куаклары бүләк иткән. Аларны әле куак дип тә булмый, чөнки бик кечкенәләр, әмма тиздән зур агачларга әверелерләр. Бу питомник белән мәктәп аеруча горурлана.

- Мондый үрентеләр бирүләренә бик сөендек. 6мы, 7ме агач утыртылды - болар зәңгәр чыршылар һәм кедр. Әле тагын бер буш участок бар, ниндидер үзенчәлекле культуралар үрентеләре булса, безгә алып килербез, дип ышандырдылар, - диде Алан-Бәксәр мәктәбе директоры Надежда Галимҗанова.

Участокта мәктәп хезмәткәрләре дә, укучылар да эшли. Хәзерге вакытта гадәти эш режимы үзгәргән. Алар берничәшәр кеше, сменалап чыгалар. Җәй ахырына кадәр шулай дәвам итәчәк. Әмма хәтта шундый шартларда да биредә территорияне авылның бизәге булырлык итеп яшелләндерә һәм матурайта алганнар.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев