Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мондый эш һәркемнең кулыннан килми

Коронавирус таралу белән бәйле булган пандемия вакытында районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре оператив рәвештә үзләренең эш тәртибен ярдәмгә мохтаҗларның төп мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юнәлешендә үзгәртеп кордылар. Үзизоляция чорында өлкән буын вәкилләре әлеге ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ иде. Аларга көндәлек азыктөлек, дарулар алып кайту, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр - болар социаль хезмәткәрләр башкарган эшләрнең кайберләре генә.

Пандемия чорында районның социаль хезмәт бүлеге эшчәнлеге турында без Биектау районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минаева белән сөйләштек.

- Г ү з ә л Р а в и л ь е в н а , белгәнебезчә, районның социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре яклауга мохтаҗ кешеләр белән көн саен эшли. Бүген бүлек хезмәткәрләре ниләр белән мәшгуль?

- Билгеле булганча, пандемия бик күп кыйммәтләргә башкача карарга өйрәтте. Безнең социаль хезмәт күрсәтү вәкилләре дә, үзләренең төп хезмәт вазифаларыннан тыш, волонтер вазифаларын да башкардылар. Халыктан кайнар линиягә килгән заявкаларны туплап, шул гозерләрне канәгатьләндерү юнәлешендә эшләделәр. 2020 елда район халкыннан төрле ярдәм күрсәтүебезне сорап үтенгән 290 га якын шалтырату алдык. Эш сәгате тәмамланганнан соң да безнең хезмәткәрләр, барлык заявкаларны да канәгатьләндереп бетермичә, өйгә таралмыйлар иде. Алар үз вакытларын кызганмыйча эшләделәр. Кайнар линия телефоны иртәнге сәгать 8:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр эшләде. Безнең хезмәткәрләр 21:00 сәгатькә кадәр килгән гозерләрне эшкәртеп бетерә иде, чөнки көннекен-көнгә тәмамлап бармасаң, икенче көнгә эш тагын да күбәеп китә. Эш көннәре генә түгел, ял көннәре дә чыгарга туры килде. Без өлкәннәргә “безнең эш вакыты тәмамланды инде” дип әйтә алмыйбыз бит. Кешегә ярдәм кирәк минутында гына кадерле. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә телим, хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары - ирләре, балалары да бик теләп ярдәм итте. Өлкән кеше урамда кар чистарта алмый, моның өчен көч кирәк. Мин безгә ярдәм иткән һәркемгә үземнең эчкерсез рәхмәтләремне җиткерәм.

- Кайнар линия кемнәр өчен оештырылган иде?

- Без телефон шалтыратуларын категорияләргә бүлмәдек. Ярдәм кирәк икән, димәк, кичекмәстән аны күрсәтергә кирәк. Шалтыратулар, әлбәттә, ялгыз яшәүче өлкән кешеләрдән, инвалидлардан килде. 65 яшьтән өлкәнрәкләр дә, физик хәрәкәтләнү мөмкинлеге булса да, безгә шалтыраталар иде. Чөнки пандемия чорында аларның җәмәгаь урыннарына чыгып йөрүләре чикләнде.

- Гүзәл Равильевна, социаль хезмәткәр хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт, дип юкка гына әйтмиләр. Шәфкатьле, риясыз һәм сабыр җанлы кешеләр генә булдыра ала торган хезмәт һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел бит.

- Әйе, сез дөрес әйтәсез. Өлкән буынның, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңеленә көн дә ачкыч таба алу - безнең хезмәткәрләрнең яшәү рәвеше, рухи халәте. Шундый була алганнары, үзләрен башкаларга багышлау сыйфатына ия булганнары өчен безнең хезмәткәрләргә күпләр рәхмәтле. Без психолог та, иң якын дус та, шәфкать туташы да, киңәшче дә. Дөньядагы санитария-эпидемиология вазгыятенә бәйле шартларда эшебезнең әһәмияте һәм аның күләме тагын да артты. Әмма нинди генә шартларда эшләсәк тә, без сабырлыкны, кешеләргә карата итагатьлелекне сакларга, игелекле кеше һәм күтәренке күңелле булып кала белергә тиеш. Районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре кайгыртуы нәтиҗәсендә ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, аз тәэмин ителгән гаиләләр - барысы да игътибар үзәгендә. Безнең районда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылды, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын арттыру турында кайгырталар.

- Гүзәл Равильевна, яңа елда район халкына нинди теләкләр җиткерер идегез?

- Бүгенге көндә һәркем үзенә сәламәтлек тели. Сәламәтлек барлык кыйммәтләрдән дә өстен. Мин дә район халкына күңел тынычлыгы, имин тормыш һәм сәламәтлек телим. Районыбыз халкына бик тә мөһим үтенеч белән мөрәҗәгать итәсем килә: әгәр сезнең янәшәдә тормышта авыр хәлдә калган ялгыз кешеләр, инвалидлар, ветераннар бар икән, безгә хәбәр итегез. Аларга ярдәм итү юлларын бергәләп эзләрбез. Ә социаль яклау бүлегендә эшләүче хезмәткәрләремә җаваплы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Безгә һәрберегез кадерле. Сез озак еллар дәвамында ышанычны мең кат аклаган намуслы кешеләр.

- Әңгәмәгез өчен сезгә рәхмәт, Гүзәл Равильевна. Район халкы үзегезгә дә һәрвакыт рәхмәтле булсын. Әңгәмәне

Галия ИЛДАРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев