Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мүлмәдә икеләтә бәйрәм булды

Биектау районының Мүлмә авыл җирлегендә ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган флаг эстафетасын тапшыру тантанасы булып узды. 2019 нчы елның декабрендә ТАССРның 100 еллыгына старт бирелү уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада эстафета флагы белән таныштырдылар.

Флаг Россиянең барлык федераль округлары буйлап зур юл узды. Бәйрәм концертлары вакытында аңа илнең татарларның милли-мәдәни автономияләре теркәлгән субъектлары флаглары рәсемнәрен төшерделәр. Республикада аның сәяхәте 25 нче июньдә Казанда “Мин күк йөзен сайлыйм” бәйрәмендә башланып китте. Флаг республиканың берничә районында - Менделеевскида, Алексеевскида, Норлатта һәм башка урыннарда булды.

Бу юлы Биектауга ул Буа районыннан килде. Муниципаль район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин флагка Биектау районы эмблемасы төшерелгән билге куйды.

Флагны Биектау районында кабул итү тагын бер мөһим бәйрәм - Мүлмә авылында мини-футбол өчен яңа спорт мәйданчыгы ачылышы белән бер көнгә туры килде.

- Спорт сөючеләр өчен бездә барлык шартлар да тудырыла. Спорт корылмаларын төзү буенча шундый шәп программалар эшләп торганы өчен җитәкчеләргә рәхмәтлебез. Һәр елны без шушындый 3-4 спорт мәйданчыгы ачабыз. Балаларның саф һавада физкультура белән шөгыльләнүләренә сөенәбез. Моның өчен, күргәнегезчә, барлык шартлар да бар. Җитәкчеләргә, төзүчеләргә һәм халыкка зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Мүлмәдәге спорт объекты Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм авылларында универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча республика программалары кысаларында төзелгән. Урнашкан күркәм гадәт буенча спорт мәйданчыгын ачу тантанасында тасманы кисү мактаулы кунакларга ышанып тапшырылды.

Реклама

- Әлеге спорт мәйданчыгына, әлбәттә, өлкәннәр дә, балалар да - барысы да сөенделәр. Күзләре шатлык очкыннарыннан янып торучы балалар белән аралаштык. Авыл малайлары мәйданчык буйлап йөгерешәләр. Алар без һәрвакытта да нәкъ менә шундый мәйданчык турында хыялланган идек, диләр. Физик яктан чыныгу өчен үсеп килүче буынга яңа мөмкинлекләр тудырганыгыз өчен рәхмәт. Авылларыбыз турында онытмаулары да сөенечле күренеш. Тирә-ягыбызга күз салсак, авылларның яңаруын, алга китүен һәм чәчәк атуын күрәбез, - дип өстәде Биектау районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Спорт мәйданчыгының рәсми рәвештә тантаналы ачылышы алдыннан биредә Мүлмә авыл җирлеге призларына беренче спорт матчы узды. Анда Мүлмәдән, Ямаширмәдән, Әтнәдән, Биектаудан, Апастан һәм Коркачык станциясеннән 6 команда катнашты. Биектау спортчылары беренче һәм өченче урыннар өчен ике кубок алдылар. Алтын Коркачык станциясе командасында, ә көмешне Әтнә районы футболчылары алып китте, бронза - Мүлмә командасында.

Турнир җиңүчеләренең безнең элекке танышлар булуын әйтеп китү дә урынлы булыр. Болар - пандемия чорында көндәлек кирәкле әйберләр китерү белән шөгыльләнүчеләр, Коркачык станциясе волонтерлары.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев