Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мүлмә мәктәбе кошлар көнен билгеләп үтте

Яз быел соңарып килә, ләкин төннәрен салкын булуга да карамастан, аның якынлашуы сизелә: ныграк кояш җылыта, кошларның сайравы көчлерәк һәм күңеллерәк була бара. Бу, тормыш уянуның һәм яңа канатлы дусларыбыз килүенең беренче билгеләре. Димәк, кешеләрнең дә яңа мәшәкатьләре барлыкка килә.

 

Бала чактан ук һәркайсыбыз “Кошлар – безнең дусларыбыз“ дип кабатларга күнеккәнбез. Чынлап та, кошлар борын-борыннан ук кешеләрнең игътибарын үзләренә җәлеп иткәннәр. Кешене кошларның матур төсе, моңлы итеп сайравы, тиз очышлары сокландырган.

Беренче тапкыр кошлар көнен 1894 нче елда АКШта үткәрәләр. Ләкин Россиядә бу бәйрәм тиз генә популярлык казанмый, шунлыктан җитәрлек дәрәҗәдә үткәрелми. Фәкать 1927 нче елда гына үткәрелә башлый. Шулай итеп, безнең илебездә 1 апрель – Халыкара кошлар көне итеп билгеләнгән һәм аны үткәрү традициягә кергән. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә.

Реклама

Мүлмә мәктәбе дә традицияләрдән читтә калмады, кошлар көнен бик күңелле итеп “ Кошларда да кеше язмышлары “ дигән тәрбияви чара үткәрде. Әлеге чараның төп максаты - кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълүмат җиткерү. Бәйрәмнең башында биология укытучысы Сабирова Гөлчирә апа укучыларны кошларның төрләре белән таныштырды. Аларның ничек яшәүләре, ничек тукланулары турында сөйләде.  Икенче өлештә җиденче сыйныф укучылары белән “Башваткыч” уенын уйнадылар. Уен барышында укучылар үзара көч сынашты:  кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Уенның җиңүчесе Минзаляева Гөлинә булды. Кичә ахырында иң матур кош оясы ясаучы укучылар билгеләнде һәм катнашучыларның барсына да грамоталар таратылды. Иң матур оя ясаучы укучы Зарипова Илсинә булды. Оя ясаучы барлык балалар да тырышканнар, аларга зур рәхмәт! Бәйрәм бик матур һәм эчтәлекле узды. Барлык укучыларга да бик ошады. Бәйрәмне оештыручы Сабирова Гөлчирә апага бик зур рәхмәт.

Кошларны дусларыбыз дип санасак, без аларны яратыйк, яклыйк һәм саклыйк!

Илүзә Ибатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев