Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп укучылары республиканың мәдәни программасына кушылдылар

Мәктәп укучысы үзенең портфелендә нәрсәләр йөртә? Пенал, канцелярия товарлары, дәреслекләр, расписание һәм өй эшләре язылган көндәлек - болар һәммәсе уку әсбапларының классик җыелмасы. Хәзер инде республика балаларының “Мәдәни көндәлеге” дә бар. Бу - Татарстанның үзенчәлекле проекты. Якыннанрак танышу өчен, без Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбенә юл тоттык, чөнки башлангыч сыйныфларга нәкъ шундый көндәлекләр тапшырдылар.

Бөреле мәктәбе укучылары үзләренең яңа китап дусларын бик игътибар белән карап чыктылар. Бик ачык, якты төсләргә буялган, баланы җәлеп итеп торучы “Укучының мәдәни көндәлеге” хәзер барлык укучыда бар. Аларны ел саен республиканың һәр мәктәп баласына өләшәләр.

- “Укучының мәдәни көндәлеге” - Татарстанның әһәмиятле мәдәнимәгариф проекты булып тора. Ул Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов патронажы астында эшләп килә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Балаларга республиканың мәдәни программасына кушылырга: музейларда, күргәзмәләрдә булганнан соң, концерт-спектакльләр карагач, хис-кичерешләрен шәхси мәдәни көндәлегендә уртаклашырга тәкъдим итәләр.

- Б а р л ы к м у з е й л а р д а , китапханәләрдә көндәлекнең махсус битләренә билгеләр куйдырырга мөмкин, аннары шунда ук алган тәэсирләрең турында үз фикереңне дә язып куярга була. Теләгең булганда, өстәмә битләрне “Укучының мәдәни көндәлеге” сайтыннан алып, күбәйтеп бастыру мөмкинлеге дә каралган, - дип сөйли Риана Гыйлфанова.

Сайтта үз блогын алып баручы укучыларга Президент чыршысында катнашу һәм тантаналы төстә приз алу мөмкинлеге дә тудырылган әле. Моның өчен бары тик республикабызның мәдәни тормышында актив катнашу сорала. Сайтта уздырылучы фикер алышуларда катнашырга, китап укучылар, кино сөючеләр яки сәяхәтчеләр клубларына керергә кирәк.

Реклама

Балалар мондый көндәлекләргә бик шатландылар, чөнки һәркайсы үз күңеленә хуш килгән шөгыль табачак.

- Миңа бу көндәлек бик ошый. Анда кызыклы биремнәр күп. Мин күбесен тиз аңлыйм, әмма арада катлаулылары да очрый, - ди Варвара Хлыстова.

-Миңа барысы да ошады. “Укучының мәдәни көндәлеге”ндә төсле рәсемнәр бар, хәрефләрдән төрле сүзләр җыярга кирәк. Әгәр җыя алсаң, тиешле сүз килеп чыга, - ди Риана Гыйлфанова.

Былтыр Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Анастасия Левина, иң яхшы мәдәни көндәлек алып баручы буларак, район җиңүчесе булды. Кызны Үзәк китапханәдә бүләкләделәр. Республикадан аңа истәлекле бүләкләр һәм диплом тапшырдылар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев