Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Минем йортым кырыйда түгел”

Белгечләр язгы ташкын апрельнең тәүге атналарында башланыр, дип фаразлыйлар. Шул сәбәпле, Биектау районында 14 авыл су астында калырга мөмкин. Болар - 343 йорт, 1114 кеше, алар арасында 185 бала, әле 2 икътисад объекты да бар.

Биектау районы терриориясеннән берничә елга-инеш уза. Ташкынга бәйле вазгыятькә менә шулар йогынты ясый. Казансу, Пөтке (Петьялка) һәм Красная елгаларына якын урнашкан 9 авыл җирлегенә кергән авылларга су басу куркынычы яный. Болар - Тимофеевка, Мүлмә, Юртыш, Мәмдәл, Коркачык авылы, Коркачык станциясе, Чыпчык, Байкал, Бөреле җәнлек совхозы бистәсе, Татар Әйшәсе, Ильино, Яңа Мамонино, Ивановка авылы, Дачный бистәсе. Әлегә хәл тотрыклы. Авыл җирлекләре башлыкларына елгалардагы суның күтәрелүен контрольдә тоту бурычы йөкләнгән. Республика күләмендәге “Язгы ташкын” планында күздә тотылган чаралар үтәлгән.

Чыпчык авыл җирлеге язны каршыларга техник яктан да, рухи яктан да әзер. Казансу инде кышкы йокысыннан уянган, сулары шарлап тора. Чыпчык авылында вазгыять начарланып китсә, 30лап йортны су басачак. Барыннан да бигрәк үзәк урамнарның берсендә - Заречная урамында яшәүчеләр зыян күрәчәк. Бу урында нәкъ моннан 10 ел элек бик зур су басу булган. ГХМ хезмәте җирле үзидарә органнары белән берлектә әлеге йортларда яшәүчеләрне көймәләр белән эвакуацияләргә мәҗбүр булганнар.

- Барысы да яхшы булыр, безгә андый зур су басулар янамас, дип өметләник инде. Аннан котылу өчен бездә бөтен нәрсә әзерләп куелган. 10 кубометр сыешлы ассенизатор машинасы бар, трактор, эвакуация зарурлыгы килеп чыга калса, транспорт та әзер. Без көн саен кизү торабыз, - дип сөйләде Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин.

Җирлек б ашлыгы билгеләп үткәнчә, күздә тотылган чаралар барысы да үтәлгән. Торбалар һәм күперләр чистартылган. Чыпчык авылындагы Заречная урамында яңгыр, кар сулары агып төшә торган рәшәткәләр дә алынган. Шулай ук үзара салым программасы акчасына күптән түгел елга үзәнен казып, аны киңәйткәннәр һәм тирәнәйткәннәр.

Су күтәрелү аркасында Чыпчык авыл җирлегенә караган тагын бер авыл - Байкал авылы да су камалышында калырга мөмкин. Илшат Җиһаншин анда янгын посты куелачак, дип аңлатты. Чыпчык һәм Иске Бөреле ягыннан керә торган юллар чистартылган. Узган еллар тәҗрибәсе авыл кешеләрен “безгә кагылмас әле” дип уйлау гадәтеннән баш тартырга өйрәткән. Язын суның өй тәрәзәләренә кадәр күтәрелүенә алар күнеккәннәр инде. Халык кирәк кадәрле азыктөлек запасы туплаган, кешеләр белән аңлату эшләре уздырылган. Алар белән сөйләшкәндә җирле авыл Советының кешеләрне куркынычсызлыкка яхшылап инандыруына төшендек.

Заречная урамында яшәүче Александр Коздырев язгы ташкыннан курыкмавы турында әйтте. Аның йорты урамның уртасына урнашкан. Анда су менеп җитмәячәк. Авылдагы икенче урамда яшәүче Тамара Носова да шундый ук фикердә. Александр Коздыревның күршесе Александр Тимофеев та төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. Аның өен язгы ташкын әйләнеп узмый, яз саен су баса, өйнең нигезе ишелә икән. Әмма ул барыбер әллә ни уфтанмый, минем гомергә җитәр әле, дип шаярта. Йорт янындагы участокка яшелчәләр утыртмый башлаган - җир бик юеш, ди. Аның каравы кәҗәләр өчен печән чаба.

- Минем йорт янында субайларга утыртып агач йорт салалар. Ул тавык аягындагы кебек торачак. Ә идән асты булмаячак, чөнки анда барыбер берни дә саклап булмый. Минем кечкенә генә идән асты бар. Анда үрмәләп кенә йөрим, банкалар гына куям, бәрәңге салмыйм, - дип, күршеләренә күрсәтә-күрсәтә сөйләде Александр Тимофеев.

Су баскан очракта район Усад, Мүлмә, Мәмдәл, Ко р к ач ы к , Ч ы п ч ы к (авылы һәм станциясе), Бөреле, Чернышевка, Учхоз мәктәпләре һәм Татар Әйшәсе спорт комплексында 10 вакытлыча урнаштыру пункты әзерләп куячак. Районның коткару хезмәтендә 190 кешеле группа оештырылган һәм эзләү, авария-коткару эшләре өчен 27 берәмлек техника әзерләнгән.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев