Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Минһаҗетдин Ибраһимовның теләге дә шул ук: “Исән генә булсак иде!”

Агымдагы елда совет халкына Бөек Ватан сугышында Җиңү алып килгән 75 нче язны каршылыйбыз. Ил күгенә кара болыт булып яткан шул авыр чорлар ерагайган саен, бар кешелек дөньясы өчен аның масштабы, явызлыгы тагын да ачыграк күренә кебек. Гомер белән гомерне, кан белән канны бәйләп, Җиңү таңын алып килгән каһарманнарыбыз батырлыгы да. Бөреле җәнлек совхозында гомер итүче ветеран Минһаҗетдин Ибраһимов та илне коллык тырнагыннан саклап кала. Бөек Җиңүгә багышланган мәкаләләрне дәвам итеп, бүген сүзебез аның хакында.

Дошман пулясы каршында курку турында түгел, Җиңү хакында гына уйлаган буынның бер өлеше ул - Бөреле җәнлек совхозында гомер итүче Минһаҗетдин абый. Бүген дә, шул егет чакларының кайтавазы күзеннән, эшләп узган гомер эзләре кулларыннан күренә. 75 ел элек сугыш салган яра гына бик төпкә, йөрәк түренә яшерелгән. Минһаҗетдин абый бу турыда күп сөйләргә яратмый. Шулай да, аны хөрмәтләп янына кунакка килгән яшь буынның бер генә соравын да җавапсыз калдырмый. Менә бүген дә Бөреле мәктәбе укучылары, кабаттан шул авыр чорны хәтердә яңартырга дип, өлкән ветераныбыз янына ашыкты.

Минһаҗетдин абый фронтка кадәр Суслонгер сынавын үткән кеше. 6 айга сузылган шул вакытны ул җәһәннәм дигән бер сүз белән тасвирлый. 1943 елның октябрендә 18 яшен дә тутырмаган Ташлы Кавал авылы егетен ил сакларга алалар. Якташыбыз Мәскәү асты, Балтыйк җирләрендә дошман белән көрәшә. Литва, Венгрия, Польша шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Көчле, сынмас рухы аны Герман җиренә кадәр алып килә. Юлында күпне күрә, янәшәдә терәк-таяныч булган бик күпләрне югалта. Шул исәптән, саулыгын да.

- Таң алдыннан безне наст уплениегә алып киттеләр. Менә анда, ур м а н н а н ч ы г ы п та бетмәдек, безгә бомба җибәрделәр. Карасам, яныбызга килеп төште. Башны күтәреп карыйм: 5 кеше исән күренә. Минем аяк яраланды, - дип хатирәләрен яңартты Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗетдин Ибраһимов.

Аягына кергән мина кыйпылчыклары тәнен яраласа да, рухын сындырмый егетнең. Шуларның берсе хәзергәчә батыр белән бергә һәр Җиңү язын каршылый. 1945 елда аның үзен дә, исән килеш, туган нигездә көтеп алалар. 1951 елда Бөреле җәнлек совхозында төпләнә. Сөйгәне белән уртак тормыш кора, балалар үстерә, бер генә көнен дә эшсез уздырмый.

- Минем эшләми торган вакытым юк. Эшлисем генә килеп тора минем, - ди Минһаҗетдин Ибраһимов.

Минһаҗетдин абыйның әйткән һәр сүзе яшь егет -кызлар өчен тормыш дәресе. 94 нче туган көненә якынлашканда да, тормышны, туган илен яраткан көр күңелле өлкәнебез үзе дә бик күпләргә үрнәк.

- Без бердәнбер ветераныбыз янына бик еш киләбез. Ярдәм итәргә т ы р ы ш а б ы з . Б ез н е ң мәктәптә “Яшь гвардия”, “Яшь армия”, ”Форпост” оешмалары бар, - дип сөйләде Бөреле мәктәбенең педагог-оештыручысы, Биектау районының “Яшь гвардия” оешмасы җитәкчесе Регина Нотфуллина.

Күз ачып йомганчы ак кышлар артыннан якты язлар килер. Минһаҗетдин абый да түземсезлек белән Җиңү алып килгән 9 май көнен көтә. Нәкъ 75 ел элек Бөек Җиңүне көткән кебек. Теләк тә нәкъ шул ук: исән генә булсак иде!

Гүзәлия ВАФИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев