Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әминә һәм Фәрит Галиевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлау участокларында гына түгел, башка урында да тавыш бирергә мөмкинлек тудырылды - теләге булган һәркем үзенең гражданлык позициясен өендә дә белдерә алды. Сайлау комиссиясе Галиевлар гаиләсе яши торган йортка да үзе килде. Тавыш биргәннән соң әле аларны көтелмәгән күңелле яңалык белән дә сөендерделәр.

Галиевлар гаиләсендә сәяси вакыйгалар һәрвакытта да “тавыш бирү - бәйрәмгә тиң” дигән шигарь белән узган. Быел коронавирус инфекциясе өлкәннәргә мондый күркәм гадәтләрен тормышка ашырырга комачаулаган. Гадәттә алар сайлау участокларына бик теләп йөргәннәр. Ярый әле бу юлы өйдә тавыш бирү үтенече белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылган, һәм алар шуннан файдаланганнар да. Сайлау комиссиясе әгъзалары, барлык саклану чараларын җиренә җиткереп, аларның өйләренә киләләр. Тавыш бирү тәртибен аңлатып, битлек, перчаткалар, аерым ручка һәм тавыш бирү бланкы бирәләр.

- Сезнең мөрәҗәгать буенча без, өегездән чыкмыйча гына тавыш бирү мөмкинлеге тудыру өчен, яныгызга үзебез килдек. Кулыгыздагы пакетка үзегезнең гаризагыз һәм бюллетень салынган, - дип аңлаттылар Галиевларга сайлау комиссиясе әгъзалары.

- Зур рәхмәт, безгә үз фикеребезне өйдән чыкмыйча гына белдерү мөмкинлеге биргәннәренә бик сөендек, - дип, Әминә апа белән Фәрит абый рәхмәтләрен белдерәләр.

Ирле-хатынлы Галиевлар күтәренке күңелле кешеләр, алар гомер буена актив булганнар. Һәм бүген дә тавыш бирүнең яңа шартларын аңлапкабул иткәннәр.

Реклама

- Совет власте чорында без бик күп сайлауларны уздык инде. Без клубка һәрвакытта да бәйрәмгә барган кебек җыенып бара торган идек. Быел, үзегез аңлаганча, пандемия бөтен нәрсәнең астын өскә китерде. Кәефкә дә, сәламәтлеккә дә тәэсир итте, - диде Әминә Галиева.

Өлкәннәр сайлау комиссиясе киләсен алдан белеп торсалар, ә менә бусаганы авыл җирлеге башлыгы атлап керү алар өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Чәчәкләр, грамота һәм медаль тотып, Таһир Баһаветдинов 60 ел бергә гомер итүче парны котларга килгән. Медаль “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип атала да инде. Әминә белән Фәрит Галиевлар гомер буена район тормышын алга җибәрү өчен тырышып эшләгәннәр. Икесе дә “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгәннәр. Алар әле бүгенге көндә дә авыл тормышында актив катнашалар һәм һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзерләр. Бистә халкы бу парны бик хөрмәт итә һәм алар яшь гаиләләргә бөтен нәрсәдә үрнәк булып торалар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X