Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Милли проектлар районны үзгәртәчәк

Район авылларында гыйнвар башыннан алып, февральнең беренче ункөнлегенә кадәр барган халык җыеннары авылларда эшләнгән күркәм эшләрне барлады, күп кенә проблемаларга ачыклык кертте, авыл кешесе белән күзгә-күз карап сөйләшергә мөмкинлек бирде, аларның өмет-хыялларын тормышка ашыруда ярдәм итәрдәй юллар, ысуллар билгеләде.

Бу атнада районда ел саен уза торган тагын бер мөһим чара - үткән елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм агымдагы елда тормышка ашырылырга тиешле планнарны билгеләү буенча Биектау район Советы сессиясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты.

Мондый чаралар, гадәттәгечә, район товар җитештерүчеләренең зур күргәзмәсе белән башланып китә. Биредә район кулланучыларына гына түгел, республика һәм чит төбәкләр сатып алучыларына яхшы таныш булган товарлар, азык-төлек куелган. Алар барысы да «Биектау бренды» дәрәҗәсендәге товарлар. Сессиянең көн тәртибенә куелган төп мәсьәләләрнең берсе - узган елгы эш нәтиҗәләрен барлау, аларга анализ биреп, йомгак ясау һәм 2020 елга планнар билгеләүдән гыйбарәт иде. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин төп доклад белән үзе чыгыш ясады. Ул районның узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Эш дигәч тә, район күләмендә төрле юнәлешләрдә башкарылган эшләрне санап кына да бетереп булмый. Район Башлыгы авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы, төзелеш, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәләрендә ирешкән уңышларга тукталып, аларны слайдларда күрсәтелгән саннар белән дәлилләп барды. Аларның һәрберсе буенча ил күләмендә милли проектлар кабул ителгән. «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохиты», «Экология», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Мәдәният», «Демография» һәм башка проектларны тормышка ашыруга агымдагы елда тагын да зуррак игътибар биреләчәк. Әлеге эре илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту эше “Бердәм Россия” партиясенә йөкләнгән.

Узган ел «Мәгариф» проекты буенча районда Бөреле, Дөбьяз, Усад, Коркачык авыллары мәктәпләренә заманча җиһазлар алынган. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты да Биектауда уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Казан-Малмыж һәм Каменка-Дөбьяз-Олы Әтнә юлларын төзекләндерү шул проект кысаларында алып барыла. «Мәдәният» милли проекты да районда моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә милли-мәдәни тормышны яңартырга этәргеч бирде. Узган ел Өллә һәм Шигали авылларында күпфункцияле үзәкләр төзелеп сафка басты. Авыл клубларында мәдәни тормыш елдан-ел җанлана бара. Татарстанда илкүләм проектларга хәтле үк Республика программалары үтәлүен дә искәртеп узды район Башлыгы. Быел аларның саны 40ка җиткән.

Биектау районы авыл хезмәтчәннәре өчен 2019 ел бик катлаулы ел булды. Һава шартлары һәрвакыт эшкә комачаулык тудырып торуга карамастан, үстергән иген вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алынды. Район игенчеләре һәр гектардан уртача 30 ар центнер ашлык җыеп алды. Терлекчелек тармагы да сынатмады. Барлыгы 34600 тонна сөт савып алынды. Бу күрсәткеч яхшы булса да, район Башлыгы терлекчеләрнең сөт җитештерү темпын арттыру буенча потенциалы югары икәнлеген билгеләп үтте. Бу юнәлештә шәхси хуҗалыкларга һәм фермерларга һәртөрле ярдәм кирәклеген искәртеп үтте ул.

Агымдагы ел сәяси, икътисадый, мәдәни чараларга бай булачак. Чөнки 2020 ел республикада олы юбилейлар елы булып тарихта калачак. Быел республикабыз халкы бердәм рәвештә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыена. Биектау халкы район оешуның 85 еллык юбилеена әзерләнә. Бу ел сайлаулар һәм референдумнар елы буларак та билгеле. Россия Конституциясенә үзгәртүләр кертүне дә халык белән килештерү өчен бөтенхалык бердәм тавыш бирү көне уздырылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Биектау районында эшләнгән эшләрне югары бәяләде. Биектау районы халкының тормыш мөмкинлекләрен яңарту юнәлешендә район җитәкчелеге эшчәнлеген үрнәк итеп куйды. Тәнкыйть сүзе булмады. Әмма Юрий Камалтынов Казан арты районының тагын да нәтиҗәлерәк эшләр өчен барлык мөмкинлекләре бар икәнлеген ассызыклады.

Чыгышлардан соң үз эшләрен намус белән башкаручы райондашларыбызга лаеклы бүләкләр тапшырылды. Биектау районы үзе дә Диплом алды. Исегезгә төшерәбез, 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр республика җирлекләре һәм шәһәр округлары арасында алты номинациядә Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча бәйге уздырылган иде. Биектау районы җиңүчеләр арасында булды.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев