Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөгезле эре терлекләрнең сәламәтлеге турында кайгыртып

Малларның сәламәтлеге - терлекчелек өчен иң әһәмиятле темаларның берсе.

Мөгезле эре терлекләргә кагылышлы төп проблемаларның берсе - лейкоз. Бу яман шеш белән төгәлләнеп, дәвамлы формада уза торган хроник йогышлы авыру, авыл хуҗалыгы тармагының алга таба үсешен тоткарлаучы иң җитди чирләрнең берсе. Савым кими, сәламәт токым алу мөмкинлеге юкка чыга. Вируслы сыерның авыруны башка малларга йоктыру куркынычы да арта.

Бүгенге көндә лейкозны дәвалап булмый, шунлыктан авыру терлекләрне башкалары белән бергә асрарга ярамый. Биектау районында агымдагы елның гыйнварыннан җәмәгатьчелек секторында 7 мең башка якын терлек тикшерелде. Шуларның ике йөздән артыгы авыру йоктырган булып чыкты. Шәхси секторда да эшләр шәптән түгел. Моның сәбәбе - күп кешенең авы-ру сыерлардан котылырга теләмәвендә. Сөтне мул бирә торган булсалар бигрәк тә.

- Лейкоз гены ачыкланган авыру маллары булучыларның терлекләрен утильләштерүгә тапшыруларын үтенеп сорыйбыз. Мондый сыерларның сөтен эчәргә һич ярамый, - дип аңлатты Биектау районының дәүләт ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы Лилия Лукманова.

Реклама

Яңа терлекләр алуга чыгымнарның дәүләт тарафыннан каплануы турында әле күпләр белмидер дә. Терлектән анализ алып, анда лейкоз булуы ачыкланганнан соң, малның хуҗасы авыру сыерны кичектермичә чалу өчен тапшырырга тиеш. Дәүләт аңа яңа сыер алырга акча бирәчәк. Шушындый алым белән башка терлекләрне авыру йоктырудан саклап калырга мөмкин булачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X