Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәгариф системасында нинди яңалыклар бар?

Инстаграм-аккаунтларының берсендәге туры эфирда Биектау районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов биектаулыларның сорауларына җавап бирде. Әңгәмәдә районның укыту һәм белем бирү эшчәнлегендәге төрле юнәлешләр турында сүз барды.

- Нияз Камилевич, Белем көнендә линейкалар ничек узар икән?

- Бәйрәмне уздыру яки уздырмау турында әлегә мәгълүм боерык яки карар юк. Район мәктәпләрендә мәгълүмат Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы тарафыннан имзаланган рәсми документ чыкканнан соң гына булачак. Пандемиягә кагылышлы вазгыять яхшы якка үзгәрер һәм 1 сентябрьдән балалар укуларын туган мәктәпләрендә башларлар, дип өметләнәбез. Линейкаларны гадәтләнгәнчә уздырасыбыз килә, моннан соң дистанцион уку булмас дип тә өметләнәбез. Сораштыруларга караганда, балаларның нәкъ менә мәктәптә белем аласылары, яшьтәшләре белән аралашасылары килә.

- Нияз Камилевич, пандемиягә бәйле рәвештә мәктәпкәчә оешмаларда эшләүче медицина хезмәткәрләренә ниндидер өстәмә түләүләр күздә тотыламы?

- Хастаханәләрдә медицина хезмәткәрләренә өстәп түлиләр, чөнки алар коронавирус инфекциясе йоктырганнар белән турыдан-туры аралашалар, эшлиләр. Биектау районындагы балалар бакчаларында балалар да, анда эшләүче хезмәткәрләр дә сәламәт һәм аларга бернинди өстәмә түләүләр дә күздә тотылмый.

- Нияз Камилевич, якын арада укытучыларның хезмәт хакларын арттыру планлаштырыламы?

- Бүгенге көндә бездә әлегә андый мәгълүмат юк. Арттыру турында Министрлар Кабинеты карары әзерләнә һәм без, билгеле, хезмәт хакларын шушы карарга нигезләнеп арттырабыз. Мәгълүмат килеп ирешү белән без бу турыда хәбәр итәрбез.

- Биектау районының белем бирү учреждениеләрендә 2021 елда ремонт эшләре уздыру графигы бармы?

- 2021 елда республика программасы буенча ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Болар - Калинино авылында урнашкан “Калинка” һәм Усад авылындагы “Волшебный замок” бакчалары. Әлеге эшләргә күздә тотылган якынча сумма - чама белән 29 миллион сум. Быел районның өч мәктәбендә - АланБәксәр төп, өйрәнү хуҗалыгы (Учхоз) һәм Мәмдәл урта мәктәпләрендә ремонт эшләре бара. Узган ел эш “Үсеш ноктасы” программасы буенча оештырылган иде. Аның буенча без 4 кабинет: информатика, тормыш иминлеге нигезләре, малайлар һәм кызларның технология классларын ремонтладык. Бу кабинетларга җиһазлар да алдык. Быел шулай ук әлеге программа буенча Биектауның 2 нче урта мәктәбендә 5 кабинетны ремонтладык.

- Нияз Камилевич, йөзү бассейнында Биектау мәктәпләре укучылары өчен шөгыльләр уздырылырмы?

- “Инеш” бассейны ачылышы август урталарына планлаштырыла. Бассейнда ике тренер эшләячәк. Чама белән 15әр баладан дүрт төркем оештырылачак. Спорт корылмасы ачылганнан соң теләге булучылар барысы да язылып, шөгыльләргә йөри алачаклар. Дәресләрдән бушаганнан соң бассейнга килергә мөмкин булачак.

- Быелгы уку елында нинди дә булса үзгәрешләр планлаштырылганмы?

- Әйе. Балалар бакчасына һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кергәндә үзгәрешләр бар. Әгәр дә бер гаиләдән теге яки бу балалар бакчасына яисә мәктәпкә бер бала йөри икән, кечерәк балага шушы ук учреждениегә беренче чиратта торучылар арасында керү мөмкинлеге бирелә. Шулай ук быел берничә елдан бирле уздырыла торган Бөтенроссия тикшерү эшендә (ВПР) дә үзгәрешләр бар. Элек ВПР бер фән буенча бер көндә уздырыла иде. Быелгы уку елыннан аны берничә көндә уздырырга планлаштыралар. Шулай ук Бөтенроссия тикшерү эшендәге биремнәрдә дә үзгәрешләр булачагын билгеләп үтәргә кирәк. Элек без бер үк төрле биремнәр алдык һәм аларны мәктәпләргә тараттык, башкача әйткәндә, мәгълүмат бер мәктәптән икенчесенә тарала алды. Хәзер яңа система нигезендә һәр мәктәп өчен аерым бирем әзерләнәчәк. Бер мәктәп укучылары икенче уку йортында белем алучылардан күчерә яки карый алмаячаклар. 9 нчы сыйныфлардагы имтиханнарга килгәндә, аларда да үзгәрешләр көтелә. Имтихан биремнәре нәкъ менә гамәли өлешкә юнәлтеләчәк. Быел укучылар химия буенча имтиханны нәкъ менә практика белән тапшырырга тиешләр иде, әмма, ни кызганыч, гомуми дәүләт имтиханы 9 нчы сыйныфларда булмады. Киләчәктә гамәли биремнәр санын арттыру планлаштырыла.

- Нияз Камилевич, уку йортларында педагоглар сафын ничек тулыландырырга уйлыйсыз?

- Р а й о н н ы ң б а р л ы к мәктәпләрендә дә хезмәткәрләр штаты тулы. Бездә максатлы программалар бар һәм нәкъ менә мәктәпләр һәм балалар бакчаларын үзебезнең педагоглар белән тулыландару өчен мәктәп тәмамлаучыларны педагогик уку йортларына җибәрәбез. Аннары райондагы мәктәпләр һәм балалар бакчаларында педагоглар санының ел саен арта баруын да билгеләп үтәргә кирәк.

- Югары уку йортларында безнең районнан максатлы укыту тормышка ашырыламы? Анда документларны ничек тапшырырга?

- Бездә ел саен максатлы юнәлешләр була. Гаризаны шул елның гыйнвар-февралендә бирергә кирәк. Бездә документларны, гаризаларны тикшерә торган комиссия бар һәм максатлы юнәлеш алуга рөхсәт бирелү турындагы карарны да шул комиссия кабул итә. Март аенда инде без документларны университетларга җибәрәбез. Әлеге программа буенча белем алу өчен гыйнвар-февраль айларында мәгариф бүлегенә килергә һәм гариза язарга кирәк. Әгәр дә мәктәп тәмамлаучыга 18 яшь тулган икән, ул гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирә ала.

- Нияз Камилевич, Монте-Альто коттеджлар бистәсендә яңа мәктәп төзү кайчанга планлаштырыла?

- Төгәл генә датасын өйтеп бирә алмыйм. Әлегә Монте-Альто микрорайонында проектлау эшләре бара. 500 урынга исәпләнгән бишенче мәктәп төзү күздә тотыла. Проект документлары әзер булуга төзүчеләр яңа мәктәпне сала да башлаячаклар.

- Нияз Камилевич, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Биектаулылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алганнардыр, дип уйлыйм.

Әңгәмәне Энҗе ГАРӘФИЕВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев