Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәдрәсәне бергә торгызырга насыйп булсын иде

Районыбызда мәдрәсә төзелә башлагач та күп кенә мөселманнар әлеге изге эшкә үз өлешләрен кертергә ашыкты, аның төзелеше бер генә кешене дә битараф калдырмады.

Әмма сәдака акчасына гына дини уку йортын төзү бик җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә, башланган изге эшне ахырына кадәр башкарып чыгу нияте белән район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин даими рәвештә төзелеш барган урында предприятие, оешма, спонсорлар катнашында киңәшмәләр уздыра. Урында эшләнгән эшләр дә күренә, эшләнергә тиешлеләре дә шәйләнә. Район башлыгы иң элек мәдрәсә төзелешенә матди ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде, аларга яңа елда да эшләрендә уңышлар теләде. Очрашу чәй табыны артында узды. Догадан башланган эш хәерле була дип, һәркем илгә-көнгә иминлек теләп дога кылып алды. Мондый җылы, ямьле атмосферада сөйләшү һәрвакыт матур нәтиҗәләргә генә китерә.  Очрашуга килгән җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр әлеге объектка беренче генә килүләре түгел. Узган ел да мондый очрашулар даими булып торды. Мәдрәсә төзелешендә  дә әкренләп булса да үзгәрешләр күзгә күренеп тора. Бүген инде биредә ишекләр, тәрәзәләр куелган, җылылык, электр уты кергән. Эчке ремонт эшләре башланган.    Болар барысы да миһырбанлы, игелекле кешеләр акчасына эшләнә.  Бер ел эчендә 900 мең сумлык эш башкарылган. Халыктан сәдака булып килгән акча да байтак булган.   Сәдака ул - мөселман кешесенең Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган үзенең вакыты, көче, хезмәте, акчасы, яхшы карашы. Әйтик, теләге булып, мәдрәсә  ишегалдындагы карны чистартып куйса, тәрәзәләрне, идәннәрне җылыту җаен караса, бу да сәдака була. Чөнки ул аңа үзенең вакытын һәм көчен биргән булып санала. Диндә сәдакаи җәрия, ягъни дәвамлы изге эшләр дигән әйбер бар. Мондый сәдака изгелек кылган өчен аны эшләгән кешегә гел савабы килеп тора торган сәдака. Кемдер ачкан чишмәгә килүчеләр, Аллага шөкер, эчәргә суыбыз бар, дип, аны эшләгән кешегә рәхмәт әйтсә, мәрхүм булганнан соң да, ул кешегә савабы барып тора. Кемдер ачкан мәдрәсәдә укучы балалар «амин» дип әйткән саен, савабы аңа бара. Бу да бик хәерле сәдака. Гомумән, нинди генә изге эш эшләсәң дә, ул сиңа савап булып барачак.

«Мәдрәсә көн саен төзелеп тормый. Районда беренче мәдрәсә төзелеп ята. Бу бик матур күренеш, димәк иман арта, дигән сүз. Кулыңнан килгәнчә бу изге эшкә ярдәм итүнең әҗере дә күп булачак», - ди «Битаман» хуҗалыгы җитәкчесе Шәүкәт Вахитов.

Үзенең пенсия акчасыннан өлеш чыгарып, 100 генә сум белән булса да ярдәм итүче өлкәннәр бар.  «Мәдрәсә төзелешенә ниятләдем», – дип алар киң күңел белән сәдака бирәләр.  Акча эшлим дип мактанып, күкрәк киереп йөргән эшмәкәрләр дә бар, тик игелек кылырга ашыгучылары  сирәк, ә монда кечкенә генә пенсия акчасына яшәүче әби тиенләп җыйган акчасын төзелеш өчен китереп бирә.

 

«Мең рәхмәт һәрберегезгә. Аллаһы Тәгалә барлык изге эшләребездән дә хәбәрдар. Аның ризалыгы өчен биргән сәдака акчасын мең өлеше белән үзебезгә кире кайтаручы да Аллаһы Тәгалә», - ди район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Мәдрәсә төзелешенә өлеш кертергә теләүчеләр өчен биредә махсус тартмалар урнаштырылган. Сәдаканы шунда салырга була. Бүгенге көндә акча күчерү җайлы булсын өчен төрле ысуллар бар. Теләгән кеше морадына барыбер ирешә. Игелекле эштә бердәм булып, мәдрәсәне бергә торгызырга насыйп булсын иде.

 

Гүзәл  Газизузллина, Гүзәлия  Вафина, Фәнил Мөхәрләмов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев