Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Мандарин”нар, иҗат ялкынын сүндермичә, алга баралар

Биектауда яшәүче балалар илебезнең төп телевидение каналларының берсендә чыгыш ясаячаклар. Моңа алар Екатерина Холина җитәкчелегендәге “Мандарин” үрнәк бию студиясендә шөгыльләнүләре бәрабәренә ирештеләр. Бию коллективы ”Балалар КВНы” дип аталган популяр телетамашада катнашу хокукын яулады. Айлар буена әзерләнү һәм төрле фестивальләрдә чыгыш ясап, тәҗрибә туплау нәтиҗәсез калмады.

“Мандарин” КВН командасы 2016 нчы елда оештырылды һәм 5 елдан соң ул үзенә илебезнең төп каналына юл ачты. Команда оешкан вакыттан алып, “Мандариннар” “Яшь Казан”( “Казань молодая”) лигасында чыгыш ясый башладылар, ә аннары Казанның Юниор-Лигасына үттеләр. Республика башкаласында үзләрен күрсәткәннән соң яшь КВНчыларны Бөтенроссия Юниор-Лигасында катнашырга чакырдылар. Аннан алар “Балалар КВН”ы телевизион проектының чирек финалына (1/4) уздылар. Аннары Анапада узган фестивальдә 23 команда арасыннан алдынгылар рәтенә керә алдылар. Менә шуннан соң аларны илнең төп каналларының берсендә чыгыш ясарга чакырдылар.

- Сайлап алуда 120 команда катнашты. Без “Балалар КВН”ы телевизион каналына талантлар тамашасына чакыру алган 23 команда арасына эләктек. Узган ел да без сайлап алу турын уздык, телевидениегә төштек. Быел тагын бер тапкыр эләктек. Мондый тәкъдимнән без баш тартмадык, андый уникаль мөмкинлектән баш тарта алмый да идек. Татарстаннан һәм Биектаудан гап-гади балалар телевидениегә эләктеләр, һәм алар бердәнбер, - дип сөенүен белдерде “Мандарин” үрнәк бию студиясе һәм “Мандарин” КВН командасы җитәкчесе Екатерина Холина.

Мәскәүдә телевидениегә төшүгә әзерлек берничә көн дәвам итә. Балалар үзләренең авторлары белән сценарий язалар һәм КВН Йорты сәхнәсендә чыгышларын кабатлыйлар.

Командадагы һәр кеше, узган елгы күрсәткечне яхшырту өчен, бөтен көчкә үзенең актерлык осталыгын күрсәтергә тырыша. Һәм алар моңа ирешәләр дә. Жюри составында Россиянең танылган юмор осталары Екатерина Скулкина һәм Дмитрий Хрусталев була, алар Биектаудан килгән балаларның чыгышларына битараф кала алмыйлар.

Реклама

- Екатерина Скулкина безне мактады. Ул безне сез булдырасыз, үз тырышлыгыгыз белән телевидениегә чыга алдыгыз, диде. Безгә берәүнең дә булышмавы турында белгәч, ул аптырашта калды. Мактау сүзләрен ишеткәч, бик шатландык, - диде “Мандарин” КВН командасы составындагы Зарина Гобәйдуллина.

Тапшыруны телевидениегә апрельдә төшергәннәр, ә эфирга ул илнең төп каналларының берсендә ноябрьдә генә чыгачак. Хәзерге вакытта балалар Анапада ел да уздырылучы фестивальгә әзерләнәләр һәм өченче ел рәттән телевидение тамашасында катнашырга планлаштыралар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев