Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ләйлә Дәүләтова: «Адәм белән һава» ябыла, мин яңа эш эзлим

ТНВ каналында барган «Адәм белән һава» тапшыруы ябыла. Бу хакта шагыйрә һәм танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграм аша хәбәр итте.

«Адәм белән һава» барлыгы 20 ел дәвамында чыга. Башыннан алып азагына кадәр шушы тапшыруны Ләйлә Дәүләтова алып бара. Әлеге проектның идеясен ул кайчандыр үзе уйлап чыгарган була.

«..Бу хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч үзем дә шаккаттым, кайгырдым, күп йокысыз төннәр үткәрдем, дуслар... Ләкин миннән берни дә тормый. Тнвның беренче көннәреннән бирле мин бу тапшыруны эшләдем. Үзем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым. Әле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була!  Ябылу буенча да миннән берни дә тормый. Ничек әйтәләр – мин шулай эшлим. Сәбәпләрен белмим», – дип хәбәрли алып баручы.

Әлеге хәбәрне ишетергә ничек кенә авыр булмаса да, Ләйлә Дәүләтова бирешми. «Кулымда балам. Ул миңа ышана. Безнең әле яшисебез бар, минем әле яңа эш эзлисем бар... » – ди Ләйлә.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @leyla_davletova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев