Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әллә каян күренеп тора - алар хәрби хезмәткә әзер!

Биектау районы мәктәп укучылары хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиадада катнашты. Спартакиада укучыларны хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби-гамәли, техник спорт төрләрен популярлаштыру, балалар һәм үсмерләрне Россия дәүләтенең героик тарихына җәлеп итү максаты белән оештырыла. Хәрби-патриотик ярышларда белем бирү учреждениеләре командалары, шул исәптән, кадет мәктәпләре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнаша.

Быелгы спартакиадада районның 12 яшьармиячеләр отряды физик әзерлек, сафта атлау, корал сүтеп җыю һәм башка спорт төрләре буенча үзара көч сынашты. Җиңүче отряд район данын республика ярышларында якларга тиеш булачак.

1 нче урта мәктәпнең 7 нче сыйныфында укучы яшьармиячеләр, бары тик армиядә генә була торган гадәтләр буенча, сафларга тезелеп күмәк атлауның бар матурлыгын күрсәттеләр. Андыйлар турында:

Әллә каян күренеп тора

- Солдатта булган, диләр.

Әлбәттә, яшьармиячеләр солдатта булырга өлгермәде әле, әмма төз атлау буенча осталыкларын арттыру өстендә озак вакытлар эшләгәнлекләре күренеп тора. Укучылар сафта җырлап та күрсәттеләр. Анысы да чын солдатларча килеп чыкты.

«Патриот» хәрби-патриотик клубы әгъзалары смотрга бик җитди һәм зур җаваплылык тоеп әзерләнгән. Алар барысы да икенче сменада укый. Шулай булуга карамастан, дәресләрдән соң калып, хәрби күнегүләр өстендә эшләгәннәр алар. Иң мөһиме: балаларны бер кеше дә мәҗбүр итми, үз теләкләре белән шөгыльләнәләр.

Реклама

“5 нче сыйныфта укыганда мин смотрда беренче тапкыр катнашкан идем, - ди Далия Миңгалиева. - Миңа бик тә ошады һәм ел саен әлеге чарада катнашып киләм”.

Чараның төп хөкемдарлары - «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре һәр катнашучыга “энә күзеннән үткәреп” бәя бирде. Укучылар вакытка противогаз киеп күрсәттеләр, физик күнегүләр башкардылар. Балаларның физик әзерлеген билгеләү, сафта атлау осталыгы, корал сүтеп җыю тизлеге һәм башка техник төрләрдән тыш, жюри әгъзалары теоретик сорауларга җавапларның төгәллегенә дә игътибар иттеләр. Укучылар Ватан тарихына багышланган теманы да бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.

“Безнең мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы тарихы белән тирәнтен кызыксыналар, - ди 1 нче урта мәктәптә тормыш куркынычсызлыгы дәресләрен алып баручы укытучы Сергей Фомин. - Күптән түгел генә Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган патриотик чара уздырдык. Сталинград сугышы, Мәскәү астындагы бәрелешләр турында да балалар бик күпне белә. Алар күп укыйлар, бер-берсенә сөйлиләр. Батырлык дәресләрен дә даими уздырып торабыз”.

Район мәктәпләрендә укучы балаларның хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиадасы Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X