Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Лаеклы гомернең күркәм мизгелләре

“Бар байлыгым - балаларым, моннан да зур байлык буламы?”, - ди Өнсә авылында яшәүче Нурания Зәбирова. 19 октябрь көнне 90 яшен каршылаган якташыбызны котларга өй тутырып ул-кызлары, кияү-киленнәре, оныконыкчыклары, туганнары җыйналган иде. Күпләргә үрнәк булырлык, горурланырлык тормыш юлы үткән, игелекле балалар тәрбияләгән хезмәт ветеранын котларга Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минаева да килде. Юбилярны тәбрикләп, Рөстәм Галиулла улы Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Өй эче изге теләкләргә күмелде.

- Кияүләрем, кызларым да әйбәт булды. Киленнәрем, малайларым да аракы да эчмиләр, тәмәке дә тартмыйлар, Аллага шөкер, - дип, тормышыннан канәгать булуын белдерде Нурания апа.

Гомер көзендә якыннарыңның тирән кайгыртуын тою, аларның кадер-хөрмәтендә, мул тормышларга шөкер итеп яшәү бәхетле картлыкның үзедер. Өнсә авылында яшәүче Нурания Зәбированың да бәхете йөзендә чагыла. Татар акъәбиләренә хас булган мөлаем, эчкерсез, балалары мәхәббәтенә күмелеп табын түрен бизәп утыручы Нурания апага карауга “күз тимәсен” дип куярлык. Аның 90 яшьлек туган көне дә нәселнең олы-кечесе өчен иң зур бәйрәм.

Кемдер әбисен сөендереп шигырь ятласа, кемдер кадерле әнисенә багышлап моңлы җырын суза. Күз карашлары бүләк ителгән ак дөнья, бер кайгысыз узган балачак, бүгенге өчен рәхмәт хисләре белән тулы.

- 85 яшенә кадәр бакчада бәрәңге алды әле ул. Шул соңгы биш елда гына бу эшкә алынганы юк. Эх, чыгар идем, шушы заманда яшәр идем дип кызыга. 60 яшемдә булсам, яши белер идем әле дип әйтә, - дип сөйләде Нурания апаның олы кызы Фирадия Галиәхмәтова.

Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый диючеләрдән ул Нурания апа. Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен күргән, 4 сыйныфны тәмамлауга әнисенә төп ярдәмче булып ферма юлын таптаган, пар канаты Рәшит белән кавышып Олыяз авылыннан Өнсәгә килен булып төшкән көненнән хезмәттән аерылмаган чакларын авылдашлары да сокланып искә ала.

Реклама

- Үзе шундый үрнәк килен булды ул. Ире ягыннан да, үзе ягыннан да барлык туганнарын кунак итеп җибәрә иде. Гаҗәеп киң күңелле хатын иде ул, - дип, юбиляр турында үз фикерен белдерде Өнсә авылының ветераннар советы рәисе Мөршидә Нотфуллина.

- Ул һәрчак безгә яшь вакытта ирләрегезнең кадерен белегез, дип әйтә килде. Әле дә “Ир - канат ул” дип безне бертуктаусыз өйрәтеп тора. Ашарга да иң беренче ирләргә салып бирергә куша, - дип сүзгә кушылды Нурания апаның икенче кызы Флюра Галиева.

Нинди генә кыенлыклар күрсә дә, сынмаган-сыгылмаган Нурания апа. Хәтта ялгышып кына да зарлану сүзен ишетмәссең аннан. Бүгенге тормышыннан бик канәгать. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәкләре - уллары-кызлары янында.12 оныгының, 14 оныкчыгының яраткан дәү әниләре, карт әбиләре дә ул. 90 яшьлек юбилей белән котларга килгән Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да бу бәхетле мизгелләрнең озын гомерле булуын теләде. Нурания апага киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә. Алга таба да олыны - олы, кечене - кече итеп, тату, бердәм булып яшәгән дәвамчыларының киңәшчесе, олы терәге булып гомер итәргә насыйп итсен.

Гүзәлия ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X