Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Лаеклы батыр-һәр Сабан туеның бизәге

Милли көрәш - ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Сабан туйларында, җыеннарда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде.

Бүгенге көндә милли көрәш Сабан туеның йөзек кашы булып тора. Сабан туен ачу тантанасыннан соң көрәш келәмендә батырлар бил алыша башлады. Биектау районы үзенең батырлары белән дан тоткан төбәкләрнең берсе. Биредә көрәш чемпионнарын мәктәп елларыннан ук әзерлиләр. Быелгы Сабан туенда да Биектауның үз батырлары байтак иде. Көрәш мәйданында халык һәрвакыттагыча бик күп. Чөнки мондый алыпларны бергә туплаган мәйданны тамашачы бары тик Сабан туенда гына күрә ала. Татар халкының танылган көрәшчесе Раил Нургалиев төрле үлчәү авырлыкларындагы батырларны бербер артлы аркаларына сала барды. 100 килограммлы үлчәүдә нибары 3 көрәшче көч сынашты. Алар барысы да абсолют батыр исемен алырга омтылды. Хәлиткеч мизгелләр якынлашты. Соңгы алышу... Келәмгә Раил Нургалиев белән Азат Яруллин чыкты. Мәйдан җанатарларның көрәш рухы белән сугарылган, көч биреп торган авазыннан шау килеп торды. Раил Нургалиев көндәшен чиста салды һәм чиста җиңде. Мәйдан аны алкышларга күмде.

«Бүген безнең Биектауга республиканың иң көчле көрәшчеләре килгән. Финалга да иң көчлеләре чыкты. Аларның барысы белән дә чиста көрәшү зур көч сорый. Мин бүген бик бәхетле. Чөнки Сабан туеның абсолют батыры - ул зур дәрәҗә», - ди Раил Нургалиев, горурланып.

Биектау Сабан туена баш казый Кама Тамагы районыннан чакырылган иде. Әүхәт Мөхәммәдиев ярышларда гадел хөкем итүче казыйларның берсе.

«Биектау районында яшьли көрәшеп үскән, татарча көрәш мәйданнарында чыныгу алган ир-егетләр байтак, - ди баш казый Әүхәт Мөхәммәдиев. - Мине Биектау районы Башлыгы мәртәбәле бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туена көрәшчеләр ярышына хөкем ясарга чакырды. Ул мәсьәләне кабыргасы белән куйды. «Безгә беркемгә дә өстенлек бирми торган бәйсез казый кирәк», - диде. Мин бик теләп риза булдым».

Татарча көрәш быелгы Сабан туенда да безнең кемлегебезне күрсәтте, чөнки биредә илтотар ир-егетләр көрәште. Чиста көрәште, гадел хөкем алды. Милли көрәш Сабан туена килгән халыкны тагын бер кат берләштерде, аның күңелендә горурлык хисләре кабызды. Абсолют батырга килгәндә, аңа бүләккә суыткыч һәм телевизор тапшырылды. Әлбәттә инде, төп бүләк тәкә булды.

Сабан туенда көрәш мәйданында бил алышкан һәр кешегә саллы гына бүләкләр таратылды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев