Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Көзге каникуллар ничек оештырыла?

Уку елының беренче чиреге тәмамланып та килә. 31 октябрьдән балаларның көтеп алган көзге каникуллары башланачак. Балалар өчен, әлбәттә, шатлык. Ә әти-әниләр өчен каникул чоры аеруча мәшәкатьле вакыт. Балаларны кайда калдырырга белмәгән әти-әни, аларның кулларына телефон, компьютер тоттырып, өйдә үзләрен генә калдырырга дә мәҗбүр була. Әмма район мәгариф бүлеге бу мәсьәләне өлешчә хәл итәргә алынды.

Биектау районы 4 нче урта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Фазылҗанова сүзләренә караганда, мәктәпнең барлык укытучылары да көзге каникул көннәрендә үзләренең эш урыннарында булачак. Биредә мәктәп алды лагере эшләячәк. Лагерь 80 нән артык баланы кабул итәргә әзер. Балалар өчен кызыклы ял программалары төзелгән, күңелле чаралар уздырылачак. Программаны сентябрь аенда ук төзеп куйганнар. Анда һәр көнне, һәр сәгатьтә булачак чаралар җентекләп язылган.

“Каникулның беренче көнен генә алыйк, - ди директор урынбасары Ләйсән Фазылҗанова. - Бу көн - матур әдәп көне булачак. Балаларны яхшы гадәт билгеләре белән таныштырачакбыз. Чарада инглиз теле укытучысы да катнашачак. Ул балаларга инглизләрдәге әдәп-әхлак нормалары турында сөйләргә ниятли. Англиянең милли ашлары, милли киемнәре турындагы мәгълүмат та балалар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Һәрхәлдә, укучылар каникулларны файдалы һәм күңелле уздырыр дигән өметтә калабыз”.

9-11 сыйныф укучылары өчен дә мәктәп алды лагере оештырылачак. Алар дәүләт имтиханнарына әзерләнәчәк. Укучыларга 3 тапкыр ашау оештырыла.

Көзге каникуллар вакытында мәктәп алды лагерьлары быел беренче тапкыр оештырыла. Мондый лагерьлар, гадәттәгечә, җәйге каникул вакытында эшли иде. Быел коронавирус таралу белән бәйле пандемия вакытында лагерьлар ачылмады. Ачылганнарына да әти-әниләр балаларын җибәрергә бик ашкынып тормады. Балалар аннан вирус алып кайтыр, дигән курку борчыды.

Реклама

Кө з г е к а н и к ул кө н н ә р е н дә районның 14 мәктәбендә 700 балага исәпләнгән лагерьлар ачылачак. Алар 2 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Covid таралу куркынычын булдырмый калу максатыннан, отрядларда эш тәртибе Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп алып барылачак.

“Әлбәттә, балалар отрядларга бүленәчәк. Һәр отрядта 20-25 бала булырга мөмкин. Барлык чаралар да бер отряд кысаларында гына узачак. Мәктәп территориясендәге төрле отрядтагы балалар бер-берсе белән очрашмаячак”, - дип аңлатты лагерьның эш тәртибен “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Миләүшә Сәгъдиева.

Районда сәламәтләндерү лагерьлары да эшләячәк. Аларда балалар өчен иҗат һәм спорт юнәлешләре оештырыла. Программада ял белән уку аралаштырылачак. Балалар рәсем ясау, атларга атланып йөрү, IT-дәресләр, робототехника белән шөгыльләнәчәк. Спорт белән мавыгучылар өчен кызыклы уеннар, көзге карнавал үткәрү каралган. Мондый лагерьда ял итү гаилә бюджетына 3 мең сумнан 10 мең сумга кадәр төшәчәк. Гимнастика һәм бию белән шөгыльләнүче балаларны “Чыршы” сәламәтләндерү лагере кабул итәчәк. Анда 60 бала ял итәр дип көтелә. Бирегә ял итүчеләр 31 октябрьдә керәчәк. “Чыршы”да да Роспотребнадзор кагыйдәләре тулысы белән үтәләчәк. Әти-әниләр белән очрашу да онлайн-форматта узачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X