Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыз баланың язмышы кыл өстендә

Галина, юлны аркылы чыгу өчен, машиналарның узып киткәнен көтеп, җәяүлеләр кичүендә басып тора. Көтмәгәндә карашы чандыр гәүдәле яшь хатынга төбәлә һәм ул, йөрәк түреннән чыккан авазны тыеп тора алмыйча, йөгерәатлый шул якка китә. 15 ел күрмәгән кызы Светлананы күкрәгенә кыскан Галинаның яңакларыннан эре-эре күз яшьләре тәгәри...

...Светлана тәртипле, сүз тыңлаучан кыз булып үсә. Укуы да бик әйбәт бара, әти-әнисенә бернинди артык мәшәкать тудырмый. Аның бөтен вакыты дәреслекләр белән кайнашып өендә яки китапханәдә уза. Ә анда кызны яхшы беләләр һәм уку өчен кирәкле китапларны өенә дә биреп җибәрәләр. Светлана яшьтәшләре арасыннан үзенә дуслар табарга атлыгып тормый, чөнки алар кызда кызыксыну уятмыйлар.

Мәктәп тәмамлагач, Света документларын университетка тапшыра. Ул инде үзен шундый дәрәҗәле уку йорты студенты итеп тоя да башлый, әмма, ни кызганыч, укырга алынганнар арасында аның фамилиясе күренми. Бер ел вакытны бушка уздырмас өчен кыз кибеткә сатучы булып урнаша.

Бер айдан Светлана дустына бүләк алырга кергән чибәр генә бер егет белән таныша. Икенче көнне Алекс, егет үзе белән шулай дип таныштыра, кибеткә кереп, кызны эштән соң үзе белән саф һавада йөрергә чакыра. Аларның сөйләшеп сүзләре бетми, бер-берсе белән аралашып, вакыт узганын сизми дә калалар. Алекс үзе булган шәһәрләр, анда очрашкан кешеләр турында сөйли. Светлана, үзе дә сизмәстән, егеткә гашыйк була.

Ул көнне дә кыз, гадәттәгечә, иртән эшкә барырга җыена. Әнисе кызына кич белән безгә туганнар кунакка киләчәк, озак тоткарланмаска тырыш, дип әйтеп кала. Әмма шул киткәннән Светлана өенә кире әйләнеп кайтмый...

Алекс кызны эшеннән каршы ала һәм, аның әйтүенчә, ярәшүләрен билгеләп үтү өчен дуслары янына чакыра. Бераз уйлап торганнан соң Светлана риза була. Ул бу адымының ни дәрәҗәдә куркыныч булуын сиземләгән булса иде!

Алар килеп кергәндә Алексның дуслары фатирында бәйрәм гөрли. Светлананың кулына бер бокал шәраб китереп тоттыралар һәм тамчысына кадәр эчеп бетерергә кушалар. Кыз, аңына килеп, күзен ачканда үзенең таныш булмаган җирдә бер ир-ат белән караватта ятуын шәйләп ала. Торырга маташканда башына китереп бәрәләр һәм ул тагын аңын югалта. Соңрак кыз Алексның аны сатып җибәрүен һәм хәзер, якты дөнья белән хушлашасы килмәсә, үзен сатарга тиешлеген аңлый.

Светлана мондый хәлнең ни өчен нәкъ менә аның белән булуына төшенә алмыйча өзгәләнә. Әйе, тормышта андый хәлләрнең булгалаганы турында ишеткәне дә бар, тик менә аның үзе белән?! Моны бит куркыныч төштә дә күз алдына китерүе мөмкин түгел.

Реклама

Игезәкләр кебек берберсенә охшаган көннәр уза тора. Баштарак Светлананы гел күзәтеп торалар, беркем белән дә аралаштырмыйлар. Сутенер аны эшкә алып бара, аннары үзе килеп, өй диярлеге булмаган хәерче бер бүлмәгә кайтарып куя. Аның өенә шалтыратасы, элекке кебек әнисе белән әтисе янында буласы килеп, үзәкләре өзелә. Әмма аны алдан ук кисәтеп куялар - әгәр дә качарга маташса, моның өчен туганнары җавап бирәчәк.

...Светлана берничә көн инде урыныннан да кузгала алмый, бөтен гәүдәсе калтырана, бертуктамый йөткерә. Тумбочкага ыргытылган даруларны эчкәннән соң хәле бераз яхшырып киткәндәй була. Әмма Светланага тулысынча аякка басарга ирек бирмиләр. Аны тагын “эшкә” алып китәләр. Ул көнне клиентлар булмый һәм ул, юл читендә басып торганда, кемнеңдер аңа исеме белән дәшүен ишетә. Әнисе кызы янына атыла, күкрәгенә кыса, битләреннән үбә, үзе белән китүен үтенә. Әмма Света хуҗасының бу күренешкә риза булмавын сизә һәм, әнисе өчен куркып, аның китүен үтенә, тиздән үзем өйгә кайтырмын, шунда сөйләшербез, дип вәгъдә итә.

Шушы сөйләшүдән соң язмыш ана белән кызны ярты елдан соң хастаханәдә очраштыра. Үлем хәлендәге кызны урамнан узып-баручылар күреп ала һәм ашыгыч ярдәм чакырталар. Барлык анализларны алганнан соң Светланада СПИД булуы ачыклана. ВИЧлы “төнге күбәләк” әлеге куркыныч авыруны күпме кешегә йоктыргандыр?! Аның даими клиентлары арасында хатыннарына “тугрылыклы” ирләр дә булуын исәпкә алсаң, күз аллары караңгылана. “Хисләр өермәсенә чумарга” яратучылар үзләре генә түгел, бернинди гаебе булмаган хатыннары да зыян күрә. ВИЧ диагнозы куелган кешенең күңелендәге катлаулы хисләрне күз алдына китерүе дә кыен.

СПИД авыруы Светлананың бөтен сәламәтлеген какшата һәм хастаханәгә китергәч, анда туберкулезның соңгы стадиясе булуы ачыклана.

Галина кызы белән алты гына көн аралашып кала. ”Әни, үткәннәрне кире кайтарып булса, минем тормышым бөтенләй башкача булыр иде бит” - бу Светлананың соңгы сүзләре.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X