Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыш уртасында - Сабантуй

Дөбьязда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара үтте.

Эчтәлеге һәм оештырылуы ягыннан ул татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга охшаган иде. Тәүге чараны тамашачылардан башка гына үткәрделәр. Чарада районның мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре катнашты.

Беренче кышкы Сабантуйга бөтен районнан мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре җыелды. Ә бу йөзгә якын кеше дигән сүз. Чара Дөбьязның “Каскад” тау чаңгысы комплексында узды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Хезмәттәшләренә сәламләү сүзе белән Биектау районының мәдәният бүлеге җитәкчесе мөрәҗәгать итте.

- Агымдагы ел республикабыз өчен үзенчәлекле - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Без бердәм, һәрвакыт бергә булырга тиеш. Әлбәттә, безне иң беренче чиратта спорт берләштерә, - диде Биектау районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Бәйрәмдә катнашучылар өчен эстрада артистлары чыгыш ясады. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар үз җырларын бүләк иттеләр. Шуннан соң спартакиада башланды. Сүз уңаеннан, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре традицион кышкы спорт төрләрендә түгел, ә милли спорт төрләрендә көч сынашты. Мәсәлән, күзне бәйләп чүлмәк ватарга кирәк иде. Чүлмәк исә һәркемгә дә беренче тапкырдан ук бирешмәде. Бер бәйгедән икенчесенә көч җыйган арада биредә үк пешкән коймак, пылау һәм шашлык белән сыйланырга мөмкин иде. Моннан тыш, сәхнәдә көй-моң өзелмәде. Чарада катнашучыларны үз җырлары белән районның мәдәният бүлеге җитәкчесе дә сөендерде. Спорт чарасы чын бәйрәм рухында узды. Мондый бәйрәмдә җиңү түгел, ә катнашу мөһимрәк иде кебек. Чараны оештыручыларның төп максаты - коллективны берләштерү. Шулай килеп чыкты да.

Реклама

- Бәйрәмнең әйбәт узачагына шикләнмәдек. Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре барысы да иҗади кешеләр. Алар үз дигәненә ирешергә күнеккән. Тәүге чара көтелгәннән дә яхшырак килеп чыкты, - диде Үзәк Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәрхәд Камалов.

Бәйрәм азагында һәркемгә бүләкләр тапшырдылар. Кыскасы, чын “Сабантуй” булды бу. Алга таба ул традицион чарага әйләнәчәк дип тә ышандырды оештыручылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X