Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыр хезмәтчәннәре эшли дә, ял да итә беләләр

Сабан туйларын уздырыр вакыт җитте. Шәһәрләрдә һәм авылларда күңелле бәйрәмнәр гөрли. Бәйрәмнең исеме үк аның җисемен күрсәтеп тора - ул язгы кыр эшләре тәмамлануны белдерә. Асылда моны Татарстандагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һөнәри бәйрәме дисәң дә ялгыш булмас.

“Красная заря” хуҗалыгында язгы кыр эшләре тәмамлану х ө р м ә т е н ә к о р п о р а т и в Сабан туе үткәрелде. Андый бәйрәм ел да уздырыла. Мондый тантанада сыер савучылар, механизаторлар, бозау караучылар - хезмәт алдынгыларын бүләклиләр.

- Безнең хезмәткәрләр бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар. Алар үзләренең уңышлары белән кызыксынып торалар, беренче, икенче, өченче урыннарны яулаганнар аеруча. Алар ярышып, берберсен уздырырга тырышып эшлиләр, - диде “Красная заря” кооперативы рәисе Фердинанд Галиуллин.

Кы р хе з м ә т ч ә н н ә р е Сабан туенда да кимен куймадылар, биредә дә алар дәртләнеп көч сынаштылар. Кемнең көчлерәк, җитезрәк, булдыклырак икәнлеген ачыкладылар. Уеннарда ирешкән уңышлары өчен бүләкләр алдылар.

- Әгәр дә кеше үз хезмәтен яратмый икән, аның файдасы да шуның кадәр генә булачак. Эшне аны күңел биреп башкарырга кирәк. Эшнең нәтиҗәсе күренсен өчен, һәр кеше дә үз урынында булырга, үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тиеш, - диде бригадир Фәнис Йосыпов.

Ә инде “Красная заря”да һәркемнең дә үз урынында булуын саннар аермачык күрсәтеп тора. Ул - Биектау р а й о н ы н д а и ң я х ш ы хуҗалыкларның берсе. Алар чәчүне тиешле вакытында тәмамлап, сенаж һәм печән әзерләүгә керештеләр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев