Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыр хезмәтчәннәре алдынгылыкны яулыйлар

Биектау районы хуҗалыкларының биш тракторчысы чәчүдә нормаларын 120 процентка үтәделәр. Аларны басуда ук котладылар.

Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов күркәм гадәт буенча авыл хуҗалыгы эшләре алдынгыларына алдынгы флаглары һәм акчалата премиягә сертификатлар тапшырды.

“Әсән” хуҗалыгыннан Илсур Вәлиев, мәсәлән, норма буенча 60 га урынына планны арттырып үтәгән. Басуда бергә эшләүче тракторчылар Наил Галимҗанов белән Айдар Галәүтдинов та чәчүдә зур тырышлык куйганнар, нормада күздә тотылган 45 га урынына күбрәк мәйданда чәчкәннәр.

“Березка” һәм “Битаман” хуҗалык ларында күпьеллык үләннәрне тырмалау планнарын арттырып үтәгән ике алдынгы хезмәтчән - Дамир Фәхриев белән Айрат Ибраһимовны да бүләкләделәр.

Равил Фәритович авыл хезмәтчәннәре белән аралашты һәм Биектау районында чәчү кампаниясенең барышы белән кызыксынды. Елның уңышлы булуын һәм яңа хезмәт казанышларына ирешүләрен теләде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 5 нче майга Биектау районы фаразланган 13,5 мең гектардан норманы 80,5 % ка үтәгән. Бу саннар күпьеллык үләннәрне тырмалауга кагыла. Уҗым культураларына килгәндә, план 10,9% ка үтәлгән. Республикада барлык муниципаль районнар да диярлек язгы кыр эшләренә керешкән. Быел чәчү мәйданнары 1852,7 мең га тәшкил итәчәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев