Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Курыкмыйча вакцина ясат!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында, 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атналыгы үткәрелә. Аның төп максаты - йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.

Биектау районы “Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәге халыкка иң якын булган оешмаларның берсе. Анда эшләүче хезмәткәрләр, район халкына үрнәк күрсәтеп, беренчеләрдән булып коронавируска каршы вакцина ясатырга карар кылдылар. Әлбәттә, вакцина ясату-ясатмауны һәркем үзе хәл итә. Күмәк фикер йөртеп, бердәм уңай карарга килгән коллективлар да аз түгел районда. “Өмет” коллективы нәкъ шундыйлардан. 1 апрельдә Үзәкнең 8 хезмәткәре вакцинаның беренче компонентын алган иде инде. 20 көн узгач алар, бердәм булып, икенче компонентны алырга килделәр.

“Мин - социаль хезмәткәр, халык белән тыгыз элемтәдә эшлим, - ди Люция Хәсәнова. - Шуңа күрә прививка ясатырга дигән катгый карарга килдем. Беренче дозаны алганнан соң 20 көн вакыт үтте. Икенче тапкыр килдек. Коллектив белән бергә булгач җиңелрәк, бер-беребезгә терәк булып торабыз”.

Районда үз сәламәтлеге өчен кайгыртучылар артканнанарта бара. Бүгенге көндә 1,5 мең кеше вакцинаның беренче компонентын алган, икенчесен 1100 кеше ясаткан. Коронавируска каршы вакцинаның кеше сәламәтлегенә тискәре йогынтысы юк, ул бик җиңел үткәрелә. Ясаткан кешеләр моның шулай икәнлегенә үз мисалларында инандылар инде.

“60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр вакцинацияне бик җиңел үткәрә. Алардан яшьрәкләр бер, иң күбе ике көн кәефсезләнеп йөрергә мөмкин. Тән температурасы күтәрелүенә зарланучылар бар. Анысы да һәр кешедә күзәтелми. Барысы да тиз уза торган факторлар”, - ди Биектау районы үзәк хастаханәсе табибы Елена Татаринова. Табиб сүзләренә караганда, икенче компонентны алгач, кеше организмында антитәнчекләр формалаша башлый.

Бүген районда көненә уртача 100 кеше вакцина ясата. Прививканы район үзәк хастаханәсендә һәм авылларда эшләп килә торган фельдшер-акушерлык пунктларында ясатырга мөмкин.

Прививкалардан баш тарту конкрет кешенең сәламәтлегенә генә түгел, ә аның якыннарына да куркыныч тудыра. Түбән иммунитетлы кешеләр (өлкән кешеләр, хроник авырулар булган затлар, йөкле хатын-кызлар) өчен вакцинациядән баш тарту аеруча куркыныч, чөнки алар бактерияләр һәм вируслар алдында аеруча якланмаган. Бүгенге көндә вакциналаштыру - сәламәтлекне саклауның иң нәтиҗәле механизмы.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев