“Көтмәгән идегезме? Ә без килдек!”
Биектау районының белем бирү учреждениеләре яңадан игътибар үзәгендә. Бу юлы район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин инициативасы белән белем бирү объектлары җаваплы хезмәткәрләр арасында бүленде. “Ревизорлар” алдына мәктәпләрнең матди-техник тәэмин ителешен, спорт, мәдәни һәм белем бирү эшенең куелышын бәяләү бурычы куелды. Инспекторлар арасында башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин да бар, ул дүрт үзәк мәктәп - Биектауның 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче мәктәпләрен планнан тыш тикшерү өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
Икенче мәктәп бусаганы атлап керүгә үк тәнкыйтькә тотылды. Пунктларның берсе - учреждение атамасы күрсәтелгән язуның төсе уңган булу. Мәктәпнең исеме аерым ике элмә тактада күрсәтелергә тиеш. Бу кисәтеп әйтү генә түгел, ә бәлки протоколда күрсәтелгән пунктларның берсе. Шунда ук мәктәптә ашату, COVID-19га каршы профилактика чараларын үтәү һәм территорияне төзекләндерү дә бар. Башкарма комитет җитәкчесенең әлеге пунктлар буенча сораулары булмады.
Ә менә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган стендларга карата булды. Хәзерге вакытта бу Дамир Шәйдуллин рейд барышында игътибар иткән мөһим юнәлешләрнең берсе иде.
Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әлегә әзерләнә генә. Биш стенд сатып алганнар инде. Китергәннәрен көтәләр. Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе шахмат зонасы өчен ышанычлы “бишле” алды. Мәктәп директоры Фаил Абдрахманов әйтүенчә, бу эш зонасы. Әлегә биредә беренче һәм өченче сыйныф укучылары шөгыльләнә. Яшь шахматчыларга ул ошый.
- “Үсеш ноктасы” нәтиҗәсендә бездә шахмат түгәрәге барлыкка килде. Җиһазларыбыз бар, ул балаларда да кызыксыну уятты. Без әлегә эшне башлап кына җибәрдек, - диде Биектауның 2 нче урта мәктәбенең шахмат түгәрәге укытучысы Алексей Кузнецов.
Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе мондый зона өчен үзенә карата рәхмәт сүзләрен ишетмәде. Биредә әлегә коридор почмагына нибары бер өстәл генә куелган. Әмма тиздән бу өстәл янына икенче өстәлләр дә куелачак.
Гомумән алганда мәктәп директоры Александр Шеваловскийга карата башка шелтә сүзләре яңгырамады. COVID-19га каршы профилактика чаралары үтәлә. Кыңгыраулар расписаниесе, шулай ук мәктәпкә килү дә һәр сыйныф өчен аерым. Почмаклар, стендлар, мәктәп тормышы тиешле тәртипкә салынган. Балаларны ашату бик яхшы оештырылган, укучылардан соң тәлинкәләрнең буш калуы да шуны раслый.
- Безнең ашханәдә бик тәмле пешерәләр, миңа барысы да ошый, - дип үз фикерен белдерде 3 нче мәктәптә белем алучы Әмир Шәйхетдинов.
Рейд нәтиҗәләре буенча Дамир Шәйдуллин дүрт мәктәпнең берсенә карата да әллә ни зур тәнкыйтьләүләр булмады, дип билгеләп үтте.
- Тикшерү нәтиҗәләре буенча без районның барлык учреждениеләре буенча мәгълүмат туплаячакбыз. Шуңа нигезләнеп нәтиҗә чыгарырбыз - иң яхшы булырмы, әллә иң начармы. Әлеге учреждениеләр исемлеге ачыкланганнан соң җитешсезлекләр күп булган мәктәпләргә тагын барачакбыз, - диде Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин.
Районда барлыгы 56 мәктәп. Районның үзәк мәктәпләре исемлеккә кермәскә дә мөмкин. Әмма моның бер шарты бар - вак-төяк җитешсезлекләрне җитәкчеләр тиз арада бетерергә тиешләр.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев