Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрсәткечләрне яхшырту - район өчен төп бурычларның берсе

Ямаширмәдә “Ватан” хуҗалыгы базасында күчмә киңәшмә уздырылды. Бирегә хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринария табиблары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, шулай ук Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде.

“ В ат а н ”д а г ы се м и н а р терлекләрне кышлату шартларын караудан башланды. Аерым алганда киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкта сыерларга һәм бозауларга нәрсәләрне ничек ашатуларын күрделәр. Савым күрсәткечләренә кагылышлы саннар да әйтелде. Ел башыннан һәр сыердан 7 мең 816 килограмм сөт савылган.

- “Ват ан ” х у җа лыгы җитәкчеләре 100 сыерны бәйләүсез асрауга күчерергә ниятли. Өстәвенә биредә мөгезле эре терлекләрнең баш санын 150гә арттыру планлаштырыла. Менә шушылар нәтиҗәсендә хуҗалык, мөгаен, күрсәткечләрне яхшыртыр да, - диде Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов.

Күрсәткечләрне яхшырту - хәзерге вакытта район өчен иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки узган ел белән чагыштырганда терлекләрнең баш саны 400дән күбрәккә кимеде. Шул сәбәпле сөт һәм ит җитештерү дә түбәнгә тәгәрәде. Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин семинарда “Правда”, “Агрохолдинг”, “Татмелиорация-Агро” хуҗалыкларын тәнкыйтьләде.

- Мондый күрсәткеч, әлбәттә, җитәкчеләрнең җавапсызлыгы нәтиҗәсе. Нәрсә уйлыйлардыр алар. Бу беренче генә ел бармый инде, - диде Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов.

“Серп и молот” белән “Суыксу” кебек хуҗалыклар да артта калучылар арасына керделәр. Минус күрсәткече белән эшләү - алар өчен вакытлы күренеш. Җитәкчеләрдә килеп туган хәлне үзгәртергә мөмкинлек тә, ә иң мөһиме - теләк тә бар.

Алда әйтелгәннәрдән тыш, семинарда бер еллык бурычлар да билгеләнде. Болар - минераль ашламалар туплауны район буенча йогынты ясаучы матдәне 1 гектарга 70 килограммга кадәр җиткерү, әче туфракны известьләү, 500 һәм аннан күбрәк гектарлы хуҗалыкларда эремә узеллары төзү һәм чәчүлекләрне эшкәртүнең фәнни нигезләнгән схемасын булдыру.

Мондый күчмә семинарлар язга кадәр һәм районның барлык хуҗалыкларында да дәвам иттереләчәк.

Галия ИЛДАРОВА 

БЕЛЕШМӘ

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республика буенча бер көнлек тулай савым - 3754,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 192,2 тоннага артыграк (105,4 %). 1 сыердан көнлек савым - 16,8 кг, бу моннан алдагы ел күрсәткеченнән 1,2 килограммга артыграк. Халыктан җыелган сөтне дә исәпкә алып, бер көндә барлыгы 4223,2 тонна сөт сатылган, бу 212,1 тоннага артыграк һәм 2020 елга карата 105% тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев