Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Күпер яңартылды, юл ачылды

Район өчен авыл юллары һәрвакыт аерым тема. Ә кече авылларда яшәүчеләр өчен юллар һәрвакыт иң кискен проблемаларның берсе булып тора. Чөнки халык өчен юллар - азыктөлек белән тәэмин итү, олы дөнья белән аралашу, федераль юлларга чыгу чарасы.

Бүгенге сүзебез Бөреле бистәсенә илтә торган юлның капиталь ремонттан соң яңа гына ачылган аерым бер өлеше турында бара. «Ташлы-Кавал-СосновкаБөреле бистәсе” автомобиль юлының Казансу елгасы аша чыга торган күпере, аварияле хәлдә булуы сәбәпле, узган елда ук ябылган иде. Ябылганнан соң җиңел автомобильләр өчен вакытлыча кичү ачылды. Ә йөк машиналары ерактан әйләнеп йөрергә мәҗбүр булды. Хәзер инде мондый уңайсызлыклар артта калды. Капиталь ремонттан соң күпер яңадан үз вазыйфаларына кереште. Күперне ремонтлау проекты федераль программага кертелгән иде. 2020 елның август аенда биредә ремонт эшләре башланды. Иң элек күпернең түшәмәләрен алыштырдылар, тотып тора торган конструкцияләрен ныгыттылар.

“Бүген юл яңадан ачылды. Аны юл салучылар өр-яңадан салдылар дияргә була. Күпернең торыклары алыштырылды, асфальт белән түшәлде. Юл бик тә сыйфатлы килеп чыкты”, - ди Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаутдинов.

Төзелеш-монтаж эшләре мастеры Тимур Шиһабетдинов сүзләренә караганда, күпердә төп эшләр тәмамланган инде, ә буяу, күпер тирәләрен тәртипкә салу эшләрен киләсе елның июль аенда төгәлләячәкләр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев