Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Корбан бәйрәме алдыннан “Бердәмлек” ислам үзәге ачылды

Мөселманнарның иң зур бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Биектау районында “Бердәмлек” ислам үзәген ачу тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетнең мәдәни-мәгърифәтчелек юнәлеше, эчке бизәлеше белән таныштылар.

- Ислам үзәге бик кирәк, ул традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, татар телен һәм ислам мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәр, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

- Ислам үзәге ачылачак көн бик белеп сайланды. Бу елның иң бөек көне - Гарәфәт көне. Бу көнне иң яхшы, иң изге догалар укыла.

“Бердәмлек”кә имамнар киләчәк, алар үзләренең белемнәрен арттырачаклар. Мондый үзәк Казанда да бар, ул “Рәшидә” дип атала. Мондый тармак үзәкләре барлыкка килү бик файдалы булачак, - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. “Бердәмлек” мәчете ишекләре ачылуны биектаулылар 7 еллап көттеләр. Хәзерге вакытта мөселман үзәге урнашкан урында 2014 нче елда аңа нигез салынган иде. Ул чакта мөселманнарның күңелендә тиздән биредә мәчет калкып чыгар, дигән өмет-ышаныч туды. Изге урын төзелешенә акча кирәклеге турындагы мәсьәлә дә бер генә тапкыр кузгатылмады. Район эшмәкәрләре һәм меценатлар булышты. Болай да кем күпме булдыра, шуның кадәр ярдәм итәргә тырыштылар. Кайберәүләр, үз теләкләре белән килеп, төзүчеләргә ярдәм иттеләр, чүп-чарны җыештыруда булыштылар. Менә шундый миһербанлы кешеләр ярдәме белән мәчет кенә төзелеп калмады, аның территориясе дә тәртипкә китерелде, эчке ягы да тиешенчә җиһазланды. Кешеләр матди яктан да, хезмәтләре белән дә булыштылар, шулай ук һәр гамәлне ихлас күңелдән башкардылар. Гомумән алганда ислам үзәген ачуга 50 млн сум акча сарыф ителде.

Шушы көннән алып барлык бәйрәм намазлары нәкъ менә шушы ислам үзәгендә укылачак. Ул районның төп мәчете булачак. Тантаналар Корбан бәйрәменнән башланып китәчәк.

Реклама

- Бу озак көтелгән үзәк. Мондый үзәкләр һәр районда да кирәктер, дип уйлыйм. Чөнки биредә чын мөселман нинди булырга тиеш - шуңа өйрәтәләр. Имамнар өчен атналык курслар ачарга уйлыйбыз. Аларның һәркайсына уку узуы һәм имтиханнар тапшыруы турында сертификат тапшырылачак, - дип өстәде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

“Бердәмлек” мәчетенең гүзәллеге, хозурлыгы абруйлы кунакларның да күңелләренә хуш килде. Аларга ислам үзәгенең үзе кебек яшькелт төсләрдәге уеп-уеп, бизәкләп, сырлап ясалган ишекләре һәм витраж тәрәзәләре бик ошады. ТР Президенты ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым-аерым эшләнгән дога кылу бүлмәләрен ошатты.

Эш көннәрендә һәм ялларда шушындый зур мәчеткә килүчеләргә төрле осталык дәресләре дә оештырылачак. Мәсәлән, “Бердәмлек” ислам үзәге ачылган көнне биредә төрле яшьтәге хатын-кызларны яулык ябу серләренә төшендерделәр. Моннан тыш, мәчет каршында мәдрәсә эшләп торачак. Биредә бер үк вакытта 60 бала белем ала алачак. Уңайлылык өчен биш уку бүлмәсе әзерләп куелган, аларда бер үк вакытта 12шәр бала шөгыльләнәчәк. Шулай ук ашханә дә, һәркайсы 6 кешелек йокы бүлмәсе һәм конференц-зал да бар.

Бер дәрескә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кереп утырды. Ислам үзәгендә татар телен үзләштерергә ярдәм итәрләр, Коръән серләренә төшендерерләр, беренче намазны дөрес укырга өйрәтерләр һәм ислам дөньясы тарихы белән таныштырырлар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев