Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Командалар һәммәсе дә бик көчлеләр, лаеклылар

Биектау районында ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелеге тәмамланды. Февральдән алып май аена кадәр 16 команда “Биектау” спорт комплексы мәйданчыгында чемпион титулын яулау өчен көч сынашты. Районыбызның футбол сөючеләре мондый турнирларны күптәннән көтәләр иде инде. Шунлыктан беренчелек белән кызыксыну аеруча зур булды..

Мини-футбол буенча район беренчелегенең йомгаклау туры призлы өчлекнең нәтиҗәдә нинди урыннар алуын ачыкларга тиеш иде. Чемпионлык титулы өчен көрәштә барысы да тигез генә барды һәм Биектау авылыннан “Тургай” командасы турнир тәмамланганга кадәр берничә тур алдан үзенә беренче урынны тәэмин итте, ә менә икенче һәм өченче урын өчен көрәш азакка кадәр барды. Ике призлы урынга берьюлы дүрт команда дәгъва итте. Беренчеләрдән булып мәйданга Бөреле уенчылары һәм 2006-2007 нче елгы үсмерләрдән торган “Эверест-2” командасы чыкты. Бөрелеләргә икенче урынга ирешү өчен җиңү кирәк иде, шунлыктан алар тәүге мизгелләрдән үк уенга бик җитди мөнәсәбәттә булуларын сиздереп куйдылар. Моның нәтиҗәсе - 7:1 һәм беренчелектә икенче урынны ышанычлы рәвештә Бөреле коллективы яулады.

- Турнир миңа бик ошады. Командалар һәммәсе дә бик көчлеләр, лаеклылар. Соңгы матчлар безне шактый дулкынланырга мәҗбүр итсә дә, без, бөтен көчебезне һәм ихтыярыбызны туплап, җиңүгә ирешә алдык, - диде “Бөреле” командасы уенчысы Максим Агеев.

Коркачык станциясе командасы уенчылары да җиңү яуладылар. Йомгаклау турында аларның көндәшләре Биектау тимер юл станциясе коллективы булды. Өченче урынга чыгу өчен коркачыклыларга җиңү кирәк иде. Беренче таймда ук алар көндәшләр капкасын биш тапкыр һөҗүмгә тоттылар, ә үзләре нибары бер туп кына уздырдылар.

Уен барышы икенче таймда да үзгәрмәде. Коркачык командасының һөҗүмнәр остасы Артур Сибгатуллин уенда һәрчак өстенлек итте һәм әлеге уенда да, бөтен турнир дәвамында да команданың гомуми уңышына хәлиткеч өлеш кертте.

- Турнир әйбәт булып чыкты. Кызыклы командалар күп - кайсылары көчле, кайберләре йомшаграк. Уенның иң катлаулысы, әлбәттә, “Тургай” белән булды. Мондый матчлар ешрак оештырылсын иде. Андый турнирлар ел саен уздырылыр, дип өметләнәбез, - диде Коркачыкның "КСК” командасы капитаны Артур Хәсәнов.

Реклама

“Тургай” белән “Эверест” командалары арасындагы йомгаклау уены инде бернигә дә йогынты ясый алмый иде. Беренчелек җиңүчесе турнирны уңышсызлыкка дучар булмыйча тәмамлый алырмы дигән уйланулар гына булды. Чемпионнар бу уенга яхшы кәеф белән килгәннәр иде. Алар спорт комплексы паркетына фини-футбол сезонын күтәренке рухта тәмамлау теләге белән чыктылар. “Эверест” уенчылары башта бик тырышып каршы тордылар, әмма спорт мәктәбенә йөрүче яшь спорт сөючеләрнең дәрте бөтен уенга җитмәде. Һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки җиңүчеләр составында күп еллар дәвамында республика ярышларында районның җыелма командасы өчен уйнаучылар, республикадан тыш та чыгыш ясау тәҗрибәсе булучылар бар иде.

- Миңа бөтенесе дә ошады, рәхәтләнеп уйнадык. Көтмәгәндә бик күп командалар җыелды, көндәшлек тә булды. Җыенып, каядыр барырга кирәк булмады, кызыксынып уйнадык. Берберебездән ерак тормыйбыз, шуңа күрә барысы да шәп булды. Әле мондый турнирлар тагын булыр, дип өметләнәм. Безне алда көрәшләр, уеннар көтә, - диде “Тургай” командасы уенчысы Илнар Хатибуллин.

Нинди генә ярышны алма, аның иң күңелле мизгеле җиңүчеләрне бүләкләү була. Турнирны оештыручылар, кубок һәм медальләрдән тыш, 7 шәхси приз һәм беренче өчлек командаларына акчалата бүләкләр әзерләгәннәр. Барлык 16 команда уенчылары көче белән җыелган призлар фонды 60 мең сум тәшкил итте. Мини-футбол турниры тәмам, ә инде җәйге айларда командаларга 8гә 8 футболында араларыннан кемнең көчлерәк булуын ачыкларга кирәк булачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X