Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Китап тәкъдир итү кичәсе

26 нчы октябрь көнне Юртыш авылы клубында авылдышыбыз Рәис Саттаровның “И, Раббым үзеңә тапшырдым” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Бу кичәгә якташ язучыларыбыз, авылыбызның күренекле кешеләре, китапханәчеләр,авыл халкы чакырылган иде.

 

Рәис абый Саттаров гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Күп еллар буе мәктәп директоры вазыйфасын башкара, география дәресләре алып бара. Укучылырына туган якка мәхәббәт,хөрмәт хисе уята.

Ул үзе язган китапта Юртыш, Мәмдәл авылыллары тарихын,Озынбы күле турында кызыклы вакыйгалар, авылыбызның “Гинесс” рекордларын, экология,тәбигать күренешләрен.. һ.б.тасвирлаган.

Реклама

Кичәне Гөлсинә Шакирова алып барды.“И, Раббым үзенә тапшырдым” китабыннан өзекләр укылды. Рәис Саттаровның тормыш юлы турында сөйләде. Килгән кунакларга да сүз бирелде. Алар Рәис абыйга бу китап белән генә тукталып калмаска, яңа ачышлар,күзәтүләр, китапның дәвамын көтеп калу турында фикер белдерделәр.

Кичә бик кызыклы һәм мәгънәле узды. Рәис абый бу китапны язуда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.

Ландыш Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X