Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләсе ел уңышын көздән кайгырту кирәк

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре бүгенге көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү максатыннан семинар-киңәшмәгә җыелды. Җәйнең коры килүе киләсе ел уңышына да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шул сәбәпле чәчүлек җирләрен әзерләү эшендә дә җитди генә үзгәрешләр булуы көтелә. Район агрономнары туфракта дым саклауга аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртеп үттеләр һәм бу нисбәттән семинарда катнашучыларга киңәшләр бирделәр. Дым туплауга һәм дым саклауга юнәлтелгән туфрак эшкәртү технологиясе гарантияләнгән уңыш нигезе булып тора.

Семинарда катнашучылар «Соватех» хуҗалыгында көзге бөртекле культураларның торышы, аларның үсеш үзенчәлекләре белән таныштылар. Бүгенге көндә әлеге хуҗалыкта орлыкларны эшкәртү һәм аларны чәчү кондициясенә җиткерү эшләре бара. «Соватех» хуҗалыгы быел үзендә чәчүлек җирләренең тыгызлыгын ачыклау приборы булдырды. Җирне эшкәрткәннән соң дымлылыгын да тикшерәләр. Мондый анализ эшне алга таба планлаштырырга ярдәм итә.

“Киләсе кышта кырларда кар тоту эшләре алып барачакбыз. Кырдагы карның урынында калуын тәэмин итә торган технологияләр бар. Андый алымның нәтиҗәлелеге коры елда бигрәк тә ачык күренә”, - ди «Соватех» хуҗалыгы директоры Искәндәр Хәкимуллин.

“Без бүгенге семинарга авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм агрономнарны чакырдык. Көнүзәк мәсьәлә - аграрийларга көзге культураларның торышын яхшыртырга ярдәм итә торган чаралар күрү. 1 ноябрьгә кадәр районның һәр хуҗалыгында көзге шытымнарның торышын тикшереп чыгарга дигән карарга килдек. Семинарда, шулай ук, бөртеклеләрнең нинди сортларына өстенлек бирү һәм нинди агроматериаллар куллану турында да фикер алыштык”, - дип билгеләп үтте «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы - Биектау районара бүлеге башлыгы Сәгыйт Сәлахетдинов.

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында көзге культураларның торышы 65% тан артык мәйданда - яхшы, 30% мәйданда канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Киләсе ел уңышы чәчү материалының сыйфатына турыдан-туры бәйле. Шуны истә тотып, районның барлык хуҗалыклары да чәчүлек материалын алдан кайгыртырга, яз көне туфракка сыйфатлы орлык төшсен өчен барлык әзерлек эшләрен тиешле дәрәҗәдә уздырырга тиеш, дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев